(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ирина Смирнова). “Бердәм
Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе Казан
җирле бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Наталья Гречанникова сайланды.
Әлеге карар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан буенча
төбәк бүлекчәсе Казан җирле бүлекчәсенең 48 сәяси совет утырышында кабул
ителде. Чара партиянең җирле бүлеге секретаре, Казан Мэры Илсур Метшин
рәислегендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә үтте. Утырышта сәяси советның 27
әгъзасы катнашты, карар кабул итү өчен кворум җыелган иде.
Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә билгеләнгән иде. Шуның
берсе – партиянең җирле бүлекчәсе Башкарма комитетына җитәкче сайлау. Илсур
Метшин хәбәр иткәнчә, моңа кадәр эшләгән җитәкче Наил Хөснетдинов үзен әлеге
вазифадан азат итүләрен үтенеп гариза язган.
Илсур Метшин җирле сәяси совет җитәкчесенә кандидатлыкка Наталья
Гречанникованы тәкъдим итте. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең
Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе Казан җирле бүлекчәсе Башкарма комитеты
җитәкчесе вазифасына сәяси совет әгъзалары бертавыштан Н.Гречанникова кандидатурасын сайладылар.
Утырышта шулай ук “Бердәм Россия” партиясеннән РФ Дәүләт
Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү буенча алдан тавыш бирүгә әзерлек
һәм аны үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Сәяси совет утырышында катнашучылар партиянең “Без бербөтен”
дигән мобилизация проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен тикшерделәр һәм “Бердәм
Россия” партиясенең Казан җирле бүлегендә 1 һәм 9-нчы майга багышланган чаралар
турында мәгълүмат тыңладылар.