(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казан федераль
университетының юридик факультетында Чыгарылыш студентлары форумына әзерлек
барышын юридик факультетның Попечительлек советы утырышында хәл иттеләр. Чара Совет
рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте.
Чыгарылыш студентлары форумы факультет тормышында иң
әһәмиятле вакыйгага әйләнергә тиеш. Чарага әзерлек ни дәрәҗәдә алып барылуы
турында утырышта катнашучыларга КФУ юридик факультеты чыгарылыш студентлары ассоциациясе
рәисе Илдус Янышев сөйләде. “Мондый вакыйгалар факультетның абруен арттыра һәм абитуриентларның
игътибарын җәлеп итә”, - диде ул. Ассоциация рәисе форумның бу елның июнь аенда
үткәреләчәген җиткерде. Чарага ике көн билгеләнгән. Программа нигезендә төрле
юнәлешләр буенча секция эшләрен һәм пленар утырыш үткәрү карала. И.Янышев сүзләренчә, әлегә түгәрәк өстәлләрнең
көн тәртибе һәм әңгәмә мәйданчыклары билгеләнгән.
Казан Мэры фәнни чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклегенә
басым ясады. “Чара югары дәрәҗәдә үтәргә
тиеш. Бу университет һәм факультет студентлары горурланырлык очрак булырга
тиеш”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы тәкъдимен ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә
министры Роман Шәйхетдинов та хуплады. “Традициягә нигез салына икән, ул тиешле
дәрәҗәдә үткәрелергә хаклы”, - диде министр.
Утырышта факультет деканы Лилия Бакулина ирешелгән уңышлар
һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Декан хәбәр иткәнчә, юридик факультет бакалавриат белән бергә специалитет
программасы буенча да укытырга уйлый икән. “Бу – эш тәкъдим итүче өчен иң
аңлаешлы форма”, - диде Л.Бакулина.
Утырыш барышында, катнашучылар кайбер башка темалар турында
да фикер алыштылар. Шул исәптән, юридик факультетның конституцион һәм административ
хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов җирле үзидарә органнарында юридик
факультетның база кафедрасын булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Шулай ук энергетика хокукы буенча лаборатория, укыту
криминалистика лабораториясе базасында видеостудия һәм студентлар, укытучылар
өчен лингафон кабинетын булдыру
мәсьәләләре каралды.