Илсур Метшин Казанның Террорга каршы көрәш комиссиясе утырышын үткәрде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казан Мэры Илсур
Метшин Террорга каршы көрәш комиссиясе утырышын үткәрде. Комиссия эшендә шәһәр
Башкарма комитеты идарәләре һәм комитетлары, прокуратура, Эчке эшләр
министрлыгы һәм башка структуралар вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар
Татарстан башкаласында экстремизм һәм террорны кисәтү буенча өстәмә чаралар
турында фикер алыштылар.
Комиссия утырышында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис
Калинкин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча эчке эшләр
министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов һ.б. катнашты.