(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин “МЧС” һәм “Видный” торак комплексларында төзелә торган йортларны
карап кайтты. Шәһәр башлыгы төзелеш эшләре барышы белән танышты һәм өлеш кертеп
фатир төзетүдә алданучыларның сорауларына җавап бирде.
Совет районының Губкин урамында “Фон” компанияләр төркеме тарафыннан
төзелә башлаган “МЧС” торак комплексындагы төзелеш мәйданчыгында Илсур Метшин
чираттагы штаб утырышын үткәрде. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр
төзелеше мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, “Бриз”
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Андрей Беляков, “Фон” компанияләр
төркеменең техник директоры Сергей
Орлов, “Фон-Ривьера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Диана Әхмәтҗанова
һәм подрядчы компания вәкилләре катнашты.
Мэр белән очрашуга 100-ләп тирәсе өлеш кертеп фатир төзетүдә
алданучы килгән иде. 5 йорттан торачак “МЧС” торак комплексы 2299 фатирга
исәпләнгән. “Фон” компанияләр төркеме мәгълүматларына караганда, әлеге
фатирларның инде яртыдан күбесе сатылган.
Хәзерге вакытта 1 һәм 2-нче номерлы йортларны төзеп
бетерергә алынган подрядчы оешма (“Бриз” компаниясе) килешенү кысаларында үз
вазифаларын башкара. Ләкин бирегә җыелган халык әле төзелә дә башламаган 3,4
һәм 5 номерлы йортлар буенча бик күп сорау бирде. “Әлеге өч йорт мәсьәләсендә,
проектны гамәлгә ашырырга әзер булган инвестор һәм подрядчыны эзләү бара. Без
хәлне аңлап, күбрәк фатирлар сату өчен
йортларда катларны арттырырга ризалык бирдек. Бу – 35 мең кв.м дигән
сүз. “Татинвестгражданпроект” әлеге
проектны эшләде. Мәсьәлә республика Хөкүмәтендә хәл ителәчәк”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы белән әңгәмә вакытында очрашуга килүчеләр
Татарстан Хөкүмәтенең кризиска каршы планы үтәлмәү куркынычы барлыгын һәм
“Фон”ның әле бер генә дә активы (тимер-бетон эшләнмәләр заводы, “Парус” күңел
ачу комплексы, керамик кирпеч җитештерү заводы, компаниянең офис үзәге,
фатирлар һәм башка активлар) сатылмаганлыгын әйтеп үттеләр. Өлеш кертеп фатир
төзетүдә алданучылар фикеренчә, компания җитәкчелеге активларны арзан бәягә
сатудан куркып, сатып алучыны таба алмый. “Финанс ресурсларын эзләү көн саен
дәвам итә. Төзелешне тәмамлау өчен нинди ресурсларга таянып булганын ачыклау
өчен, сезнең белән бергә без дә хокук саклау органнарыннан җавап көтәбез”, -
диде Мэр.
Очрашу ахырында Илсур Метшин Казанда өлеш кертеп фатир төзетүдә
алданучылар мәсьәләсен хәл итүдә уңышлы тәҗрибә барлыгын әйтеп үтте, ләкин һәр
очрак өчен “котылуның” аерым схемасы эшләнергә тиешлегенә басым ясады. “Үтеп киткән биш елда без 78 йортны
кулланышка тапшыра алдык. Бу елда “Фон”ның башка объектлары буенча мәсьәлә хәл
ителде диярлек – “Симфония” торак комплексында әле күптән түгел генә беренче
йорт кулланышка тапшырылды. “Кояшлы шәһәр” һәм “Молодежный”дагы объектларны
төзеп бетерүдә алга китеш күрәбез. Ләкин һәр очракта да бер генә чишелеш була
алмый, әлегә “МЧС” торак комплексы катлаулы очракларның берсе булып кала, әмма
барыбыз бергә мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзләячәкбез”, - диде Мэр.
“МЧС” торак комплексыннан соң Илсур Метшин шәһәрнең Киров
районында Г.Баруди һәм Краснококшайск урамнары киселешендә урнашкан “Видный”
торак комплексына юл тотты. Биредәге 17 катлы йортны төзүгә рөхсәт 2006 елда
бирелгән булган. Бу иң озак төзелгән йортларның берсе. Хәзерге вакытта йорт
тулысынча төзелеп беткән һәм хуҗалар, ниһаять, яңа фатирларга күченә алалар.
Илсур Метшин бер, ике, өч бүлмәле фатирларны карады. “Биредә
алданучылар түгел, ә өй туе үткәрергә әзерләнүчеләр икәнен ишетү нинди күңелле.
Әлеге йорт буенча кайчандыр шулай ук каршылыклар бар иде. Бүген инде биредә киң
фатирлар, матур сату офисы, төзекләндерү буенча проект әзер. Бик куанычлы хәл.
Сезне өй туе белән котлыйбыз”, - диде Казан Мэры үзен каршы алган казанлыларга.
Яңа фатир хуҗалары кыен очракта мәсьәләне чишәргә ярдәм
иткән Мэрга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Йортта балалар коляскалары, велосипедлар
өчен махсус урын да каралган, территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, күршедә генә 200 фатирга исәпләнгән комплекстагы тагын
бер йорт төзелә. Төзүче оешма йортны ел ахырына кулланышка тапшырырга уйлый.