(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “2015 ел Хәйриячесе” республика бәйгесендә
җиңүчеләрне бүләкләде. Чара “Корстон” КСККда узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар
Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм
күрсәтү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, “Татарстан
Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фонды” КБО
башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары
Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары,
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика
министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре
катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 10 ел
элек Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме
буенча Татарстанда Республика хәйрия фонды төзелгәнлеген искә төшереп узды. 2007
елдан исә бу игелекле хәйрия эшчәнлегенә бөтен республика җәлеп ителгән.
“Бу вакыт эчендә бәйгедә 1700-дән артык кеше катнашты,
хәйриячеләр тарафыннан 23 млрд. сум акча җыелды. Һәм хәзер ел саен Татарстанда
мондый чаралар уза, аларда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре
катнаша. Мин бүген бу залга җыелган барлык хезмәттәшләремне, хәйриячеләребезне,
һәркемгә үрнәк булырлык күп балалы гаиләләребезне сәламлим. Башкарган эшегез
өчен барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - диде Рөстәм
Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “бу мәрхәмәтле
традицияне саклап калырга һәм дәвам итәргә кирәк”. “Хәйрияче – төрле өлкәләрдә
ярдәм кулы сузарга әзер һәм кеше хәсрәтенә битараф булмаган кеше ул. Мин
җиңүчеләрне һәм безнең барлык социаль проектларда катнашкан кешеләребезне
котлыйм. Уртак эшебез нәтиҗәсендә Татарстан башка төбәкләрдән бик нык аерылып
тора һәм бу – һәркайсыгызның үзегездән керткән өлеше бит”, - диде ул.
Аннары Татарстан Президенты бәйгенең “Игелек юлы” һәм “Мәрхәмәт
даирәсе” номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
“Игелекле эш” номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан
Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады, - дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Чара барышында бу елның гыйнвар аенда бакыйлыкка күчкән хәйрияче
Әсгать Галимҗанов истәлегенә багышланган видеофильм күрсәтелде.