Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьяларының яңа бинасында булып кайттылар
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казанның
Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьяларының яңа бинасында (Лукин ур., 2/15)
булып кайттылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе
Илгиз Гыйләҗев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан
Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасында Суд
департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов суд бинасын карап чыкты. Аерым алганда,
кабинетларга, утырыш залларына һәм архив бүлмәсенә керде. Татарстан
Республикасы Президенты биредә заманча техник җайланмалар урнаштыруларын һәм
физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен тудырылган шартларны югары
бәяләде.
Суд коллективы белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов
хезмәткәрләрне яңа бинага күчүләре белән котлады. “Бүген җәмәгать судьялары бик
җитди мәсьәләләрне хәл итәләр, даими рәвештә халык белән эшлиләр, - диде ул. -
Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьялары өчен эш аеруча күп, чөнки әлеге
җирлектә йөз меңнән артык кеше яши – бу үзе бер зур булмаган шәһәр халкы дигән
сүз. Шуңа күрә без судны ихтирам итәргә һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен
уңайлы эш шартлары тудырырга тиеш”.