(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Зилә Гайфи). Казанда
торак фондына һава шартларына карап
көйләнелә торган автомат җайланманы урнаштыру буенча бик зур шәһәр программасын
гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта
ике меңнән артык йорт әлеге җайланма белән тәэмин ителгән, әлеге йортларда яшәүчеләр
5 ел эчендә 2 млрд. сум акча экономияләгәннәр. Шәһәрнең Мәскәү районындагы
Черноморск урамында урнашкан, һава шартларына карап көйләнелә торган җайланма урнаштырылган
йортларның берсен Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
Черноморск урамындагы 11-нче номерлы йортка һава шартларына
карап көйләнелә торган автомат җайланма 2015 елда урнаштырылган. “Казан
энергосервис үзәге” муниципаль унитар предприятиесе директоры Евгений Чекашов
сүзләренчә, җайланманы урнаштырганнан соң җылылык буенча чыгымнар шактыйга
кимегән. “Алдагы елларда әлеге йортта җылылыкны куллану уртача 858 Гкал тәшкил итсә, җайланма урнаштырылганнан
соң әлеге күрсәткеч 499 Гкал кадәр кимеде. Бу – әлеге йортта яшәүчеләр 539 мең
сум акча экономияләгән дигән сүз”, - дип сөйләде Евгений Чекашов.
Илсур Метшин программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсен барыннан да
бигрәк казанлылар тойганын әйтеп үтте. “Мондый саннар әлеге программаны кыюрак
гамәлгә ашырырга кирәклегенә басым ясый. Бюджет чараларын экономияләү белән
бергә, безнең шәһәр халкы да җылылык өчен шактый акчасын янга калдыра алган”, -
диде Мэр.
Евгений Чекашов әйткәнчә, мондый нәтиҗәләрне җылылык автоматикасы
урнаштырылган башка торак йортларда да күзәтеп була икән. “Без эшне 2006 елда
башладык, ул вакытта күрсәткечләр 5% иде, хәзер әлеге җайланма белән торак
фондының 55%-ы, ягъни 2 меңнән артык йорт тәэмин ителгән. Әлеге йортларда соңгы
5 ел эчендә җылылыкны куллану 1 млн.800 Гкал-га кимегән, ягъни бу йортларда
яшәүчеләр 2 млрд. сумнан артык акча экономияләгәннәр”, - диде Евгений Чекашов.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин сүзләренчә, әлеге җайланма экономияләүдән тыш, яшәү өчен уңайлы
шартлар белән тәэмин итә икән. “Көнкүрештә без коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты
артуын күрәбез. Әлеге система күчеш вакытында, ягъни ягулык сезоны
тәмамланганда бик уңайлы”, - диде ул.
Хәзерге вакытта Казан йортларына һава шартларына карап көйләнелә
торган автомат җайланманы урнаштыру буенча дүртъеллык программа эшләнгән. Бу елда
моңа кадәр ирешелгән темпны саклап калырга тырышалар. Программа буенча инде
урнаштырылган 2030 җайланмага өстәп тагын 1640 җайланма урнаштырырга ниятлиләр.
Евгений Чекашов сүзләре буенча, “Казан энергосервис үзәге” хәзерге вакытта җайланманы
урнаштыру чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә торган юллар эзли.
Черноморск урамындагы 11-нче номерлы йортта һава шартларына
карап көйләнелә торган автомат җайланма йортны капиталь төзекләндерү һәм ишегалды
территориясен тәртипкә китерү вакытында подвалга урнаштырылган. “Элек балалар
мәйданчыгы урынында бушлык, ә ишегалдында ярылып беткән асфальт иде. Узган елны
йортны төзекләндереп, ишегалдындагы юлларга асфальт җәйделәр, һава шартларына
карап көйләнелә торган автомат җайланма урнаштырдылар, буш урында балалар мәйданчыгы
һәм агачлар утыртылган сквер барлыкка килде. Без шәһәр Мэриясенә һәм район
администрациясенә, идарә компаниясе һәм подрядчы оешмага бик рәхмәтле”, - диде
йорт буенча җаваплы Рөстәм Баев.
Зур балалар мәйданчыгын ачу әлеге йортта яшәүчеләр өчен генә
түгел, ә микрорайон халкы өчен дә зур вакыйга булган. “Ишегалдында хәзер күпкә
яхшы. Биредә без кышын да, җәен дә уйныйбыз. Балалар уйнаудан ямь таба, ә без
исә рәхәтләнеп ял итә алабыз”, - дип фикерләре белән уртаклашты Бондаренко урамында
яшәүче Лана Галиева.
Заманча балалар мәйданчыгы ачылуга янәшәдә генә урнашкан
34-нче номерлы мәктәп укучылары аны бик үз иткән. “Мондый ишегалдының барлыкка
килүе бик яхшы. Дәресләрдән соң дус егетләр белән бергә без бирегә футбол
уйнарга киләбез. Җәйге каникулларны көтәбез”, - дип сөйләделәр 5б сыйныфы
укучылары Эмиль һәм Җәләлетдин.
Эшлекле киңәшмәдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Дамир Фәттахов, “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тышкы төзекләндерүне
карап тотуда шәһәр программаларын гамәлгә ашыру буенча техник күзәтчелек
хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе директоры Асия Гудзь, “Казанның Мәскәү
районында торак-коммуналь хуҗалыгы буенча идарә компаниясе” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте директоры Олег Калимов катнашты.