(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Казан шәһәр Думасының VI
сессиясе 20-нче апрель көнне сәгать 10.00
үтә. Әлеге карар башкала Мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән Казан шәһәр
Думасының президиум утырышында кабул ителде.
Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева җиткергәнчә,
алдагы сессиядә 9 мәсьәлә каралачак,
шуның 5-се – план буенча, калганнары – шәһәр Башкарма комитеты һәм Думаның
даими комиссияләре мөрәҗәгатьләре буенча.
Көн тәртибендә:
Казанда милләтара һәм конфессияара килешүнең тотрыклы үсеш шартларын
булдыру;
Казанның 2011-2015 елларга кабул ителгән социаль-икътисади
үсеш программасының үтәлеш нәтиҗәләре турында;
2015 елда Казан бюджеты үтәлеше турында;
“2016 елга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында”гы Казан шәһәр
Думасы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
“Казан шәһәре территориясендә законсыз яки рөхсәтсез урнаштырылган
күчмә милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау тәртибе турында”гы Казан шәһәр
Думасы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының законнар җыелмасына бәйле тәкъдиме
турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турындагы Казан
шәһәр Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
Президиум әгъзалары шулай ук Казан шәһәр Думасы
президиумының “Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә булышлык
күрсәтү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшерделәр.