(Казан шәһәре KZN.RU,
12-нче апрель, Ксения Швецова). Казанның Совет районында урнашкан 178-нче
номерлы Мәгариф үзәге базасында Казанның Мактаулы гражданины Альберт
Камалиев хөрмәтенә интерактив музей ачылды. Көчле шәхес, җәмәгать эшлеклесе
Совет районында 16 ел җитәкче булып эшләгән һәм башкала үсешенә үзеннән шактый
зур өлеш керткән. Музейны ачу тантанасына Альберт Камалиевның туганнарын һәм Казан
Мэры Илсур Метшинны чакырганнар.
Узган елда Альберт Әсхәр улы Камалиевның тууына 75 ел
булган. Яңа музей әлеге затның шәхес киңлекләрен чагылдыруны максат итеп
куйган. Казанда беренчеләрдән булып ясалма боз белән төзелгән стадион булдыруны,
Азино-1, Азино-2 яңа микрорайоннарында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм
хастаханәләр төзелешен Камалиев шәхсән үзе контрольдә тоткан. Аның катнашында
Тузган торак фондын юкка чыгару һәм тузган торак кварталларын төзекләндерү
программасы гамәлгә ашырылган. 1990 елларда исә А.Камалиев җитәкчелегендә район экспериментта
катнашкан – ул вакытларда торак-коммуналь хуҗалыгы өчен кирәкле барлык
хезмәтләр булдырылган, алар автоном, шәһәргә бәйсез булган. Татарстан
башкаласының бары тик Совет районында гына шәхси юл хезмәте булган. Музейдагы экспозициягә
куелган материаллар белән танышканда шәһәр халкы Камалиев шәхесенә кагылышлы кызыклы
мәгълүматлар белән бергә, Казан үсешенә бәйле чыганакларга да тап булачак.
Музейны ачу тантанасына килгән кунакларга А.Камалиев
хөрмәтенә төшерелгән “Йөрәк хәтере” фильмыннан бер өзек күрсәтелде, Мәгариф
үзәгендә белем алучылар күренекле казанлы турында шигырьләр һәм истәлекләр
укыдылар. Шәһәр башлыгы музейда өч
бүлектән торган экспозиция белән танышты. “Чишмә башы” бүлеге күренекле
шәхеснең биографиясен яктырта, “Йөрәгемне
кешеләргә бирәм” бүлегендә аның җитәкчелегендә барлыкка килгән чаралар һәм
объектлар турында мәгълүмат бирелә. “Язмыш бүләге” бүлегендә А.Камалиевның
дуслары һәм хәзмәттәшләреннән җыеп алынган истәлекләрне күрергә була. Биредә Казанның Мактаулы гражданины турындагы документлар,
фотографияләр, китаплар, фильмнарны күрергә, видеоәңгәмәләрне карарга һәм басма
истәлекләрне укырга була.
Мәктәп укучылары музейның беренче кунакларына 1990 еллар
киңлекләрендә Совет районының 3D-макетын күрсәттеләр. Әлеге макетта Камалиев
исеме белән бәйле объектлар урын алган. Бу
вакытларда Альберт Әсхәр улы администрация башлыгы вазифасына әле билгеләнгән
генә булган. Үзенең муниципаль хезмәт юлын 1993 елда Совет районы
администрациясендә башлап җибәргән И.Метшин Казан халкын әлеге музей ачылу
уңаеннан котлады һәм шулай ук музейны ачуда катнашкан кешеләр, А.Камалиевның
туганнары белән аралашты.
Чарада шулай ук ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин,
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья
Гречанникова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, Вахитов
һәм Идел буе райннары башлыгы Андрей Лобов һ.б. катнашты.