Казан Башкарма комитетында атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Әлеге минутларда Казан
Мэриясендә шәһәр Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна
саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара. Киңәшмәне ТР башкаласы Мэры Илсур
Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын
бәйрәм итүгә багышланган чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү, шулай ук Казанда
2016 елда җәйге сәламәтләндерү кампанияләренә әзерлек мәсьәләләре турында фикер
алышачаклар.