И.Метшин Фердинанд Тимерхановка “Казан файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд
Тимерхановка “Казан файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү
билгесен тапшырды. Бүләкләү тантанасы шәһәр Мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә
булды.
Илсур Метшин Фердинанд Тимерхановны 60 яшьлек юбилее белән
котлады, халык иминлеген саклауга һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга
керткән өлешен билгеләп үтте. “Бүген безнең хезмәттәшебезнең юбилее. Фердинанд
Мәҗит улы – чын полковник, һәрвакытта да хәрби постта булган кеше. Аның эшләре
республика һәм ил буенча иң яхшылардан санала”, - диде Мэр.