(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Зилә Гайфи). 23-нче
апрельдә Казанда санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында шәһәркүләм
чистарту өмәсе узачак, чарада 50 меңнән артык казанлы һәм 2 мең предприятие
катнашыр дип көтелә. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә акцияне
массакүләм итәргә һәм чарада барлык казанлыларны да катнашырга чакырды.
Җыештыру өмәсенә әзерлек турында Башкрама комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләп үтте. Аның
сүзләренә караганда, җыештырылачак территорияләр исемлеге һәм барлык
техника-инвентарь әзерләнгән.
Җыештыру өмәсендә традиция буенча сәнәгать предприятиеләре
һәм бюджет секторы оешмалары, район администрацияләре һәм укучылар катнашачак.
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән
бергә Совет районы ягына таба Миллениум күпере астындагы территория участогын
чистартачаклар.
Илсур Метшин шәһәр халкын һәм предприятиеләрне шәһәр
территориясен чистартуга кушылырга чакырды. “Бу матур традиция күп еллар
сакланып килә. Шәһәрдәге чисталык – безнең культарыбызны күрсәтә. Моннан кала,
бу – бер идея тирәсендә берләшүгә сәбәп. Без шәһәрнең чисталыгына, аның
төзекләндерелгән булуына ияләшә барабыз. Әмма төзекләндерү предприятиеләре көче
белән генә шәһәрдә тәртип урнаштырып булмый, әйдәгез бергәләшеп шәһәрне
чүп-чардан чистартыйк”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр.