(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Зилә Гайфи). Бөек Ватан
сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казан ветераннары комплекслы
медицина тикшерүе узалар. Әлеге әһәмиятле чара Казанның сәламәтлекне саклау
учреждениеләрендә бу елның 11-нче гыйнварыннан башланды. Җиңү көнен бәйрәм итүгә
әзерлек барышы турында бүген шәһәр Мэриясендәге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният
идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, 11-нче апрель көне мәгълүматлары
буенча сугыш ветераннарының 77% һәм сугыш инвалидларының 86% медицина тикшеренүе
үткән. Аларның нәтиҗәләре буенча барлык мохтаҗларга да стационар һәм амбулатор
дәвалау бирелгән.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе билгеләп узганча, ветераннарның
сәламәтлекләрен кайгыртудан кала, шәһәр районнарында бай эчтәлекле мәдәни
программа көтелә - бәйрәм чараларына мәдгариф учреждениеләре, балалар һәм
яшүсмерләр иҗтимагый оешмалары, шулай ук мәдәният һәм спорт учреждениеләре өлеш
кертәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин чараларны бер генә ветеран да
игътибарсыз калмаслык итеп оештырырга чакырды. “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын
бәйрәм итү алдыннан шәһәр алдындагы бурыч – һәр ветеранга рәхмәт белдерү, хөрмәт
күрсәтү һәм игътибар бирү. Хәзерге вакытта ветеран яшәү урынын алмаштырганмы яисә
бу көннәрдә шәһәрдә булмаганмы – барыбер һәркемгә игътибар белдерергә тиешбез. Безгә
ветеранның пропискасы мөһим түгел – бер генә ветеран да игътибарсыз калырга
тиеш түгел”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.