(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИның Инженерлар лицее
(Гагарин ур., 8) базасында Яшьләр инновацион иҗат үзәген ачты. Чарада шулай ук Казан
Мэры Илсур Метшин, Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм
күрсәтү фондының күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, КНИТУ-КАИ ректоры
Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан
Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә
министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре катнашты.
Лицейга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларына керде
һәм мәгариф учреждениесенең уку-укыту программасы белән танышты. Шулай ук
Татарстан Президенты музыка сыйныфын, инглиз теле кабинетын һәм ашханәне карап
чыкты.
Махсус мәгълүмат стенды янында Рөстәм Миңнехановны лицей
үсеше проекты белән таныштырдылар. 2017/2018 уку елында спорт блогы һәм 180
кешегә исәпләнгән интернат эксплуатациягә тапшырылачак. Бу укучылар санын 52-дән
200 кешегә кадәр арттырырга ярдәм итәчәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов махсуслаштырылган проект зонасын
һәм остаханәләрне карады, анда укучылар өчен заманча программа һәм аппарат
комплекслары урнаштырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шуннан соң Яшьләр инновацион иҗат үзәген ачу тантанасы
булды. Монда мәктәп укучылары өчен робот техникасы, инженер графикасы,
программалаштыру буенча түгәрәкләр һәм остаханәләр эшләячәк.
«Бүген без үз максатыбызга таба барабыз, илебез өчен кирәкле
компетенцияләрне үстерәбез. Мондый үзәкләр ачылу нәтиҗәсендә яшьләр
конкуренциягә сәләтлерәк була бара һәм үз юнәлешләрендә югары урыннар яуларга
мөмкин. Минемчә, методик җитәкчелек КНИТУ-КАИ аша алып барылачак. Республика үз
чиратында барлык бу башлангычларны хуплаячак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта видеоконференцэлемтә режимында тагын өч үзәк
ачылды, шулардан: Әлмәттә «Имидж» ЯИИҮ,Чаллыда «Перспектива» ЯИИҮ һәм
«Казан-Арена» стадионында урнашкан «Кидспейс» ЯИИҮ. Шулай итеп, Татарстан
Республикасында бүгеннән 14 яшьләр инновацион иҗат үзәге эшләчәк.