(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Казан бу елның җәйге
каникулларын яңартылган һәм камилләштерелгән ресурслы базага ия булган
лагерьлар белән каршы ала. Сәламәтләндерү лагерьларының беренче сменасы 2-нче
июньдә старт ала. Җәйге сәламәтләндерү лагерьларына әзерлек барышы турында
бүген Казан Мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов җиткерде.
Комитет рәисе хәбәр иткәнчә, бу елдан башлап аз керемле
гаиләләрдә яшүсмерләр, балигъ булмаган балалар өчен махсус оешмаларда
тәрбияләнүчеләр, социаль яклауга мохтаҗ булган гаиләләрдәге балалар буенча
функцияләр муниципалитетка күчә. “Бу җаваплы эш һәм җитди әзерлек таләп итә”, -
дип ассызыклады С.Миронов.
С.Миронов сүзләренә караганда, җәйге кампаниягә әзерлек
буенча эшләр башланган, хәзерге вакытта сәламәтләндерү учреждениеләрен ачылышка
әзерләү бара. Туклануга, санитар-эпидемиологик режимны үтәүгә, кадрлар белән
тәэмин ителешкә, шулай ук лагерьларда кизү торуга зур игътибар биреләчәк.
Балаларның ял итү программасы шулай ук яңартылачак. “Муниципаль
җәйге лагерьлар профильле сменаларга һәм мәгариф программасының рекреацион белән
бергә үрелеп баруына басым ясый. Узган елгы программа анализланды, миллион
халкы булган башка шәһәрләр тәҗрибәсе өйрәнелде. Гомумиләштерелгән материал
нигезендә яңа сменалар графигы төзелде”, - дип сөйләде комитет рәисе. Сәламәтләндерү
лагерьларында беренче смена 2-нче июньдә старт ала, ә 16-нчы майдан муниципаль
лагерьларга юлламалар бирелә башлаячак. Юлламаларның 80%-лабына инде әти-әниләр
һәм төрле предприятие һәм оешма вәкилләре тарафыннан резерв ясалган, дип хәбәр
итте С.Миронов.
“Без лагерьлар
базасын гына саклап калмадык, ә ТР Президенты ярдәме белән материаль-техник
базаны да яңарта алдык”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай
ук ел саен ял итү системасын үстерү буенча креатив идеяләр табылганлыгына
игътибар бирде: профильле сменалар, әйдаманнар мәктәбе. Бу, шәһәр җитәкчесе
сүзләренә караганда, бүлекчәләрнең системалы эше һәм эшкә карата яңа алымнар
табарга тырышулары турында сөйли.
Казан Мэры лагерьларда балалар дуслар табарга, спорт белән
шөгыльләнергә, чын-чынлап ял итәргә өйрәнә дип җиткерде. “Балалар үзләренең
ялларын сәламәтлекләре һәм акыл үсеше өчен максималь файда белән үткәрсен иде”,
- дип җиткерде И.Метшин.