(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Бүген Казан Кремлендә
Россия чемпионнары һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре – “Зенит” волейболчыларын
хөрмәтләделәр. Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов алып барды.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР
Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр
эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр
буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Искәртеп узабыз, кичә Чемпионнар лигасы финалында Владимир
Алекно җитәкләгән команда Италиянең “Трентино” командасын җиңде һәм Европаның
иң яхшы клубы исемен тагын бер кат раслады. Аңа кадәр “Зенит” волейболчылары
Россия чемпионатында җиңгән иделәр.
“Сезне Чемпионнар лигасында җиңүегез белән шатланып котлыйм.
Чемпионнар лигасында уңышыгыз әлеге спорт сезонының таҗы булды”, - диде ТР
Президенты, дип хәбәр итә республика
хакимияте порталы.
Команда казанышлары - уенчылар һәм тренерларның планлы эш
нәтиҗәсе ул. “Без сезгә ышандык, һәм сез безнең өметебезне акладыгыз”, - дип
ассызыклады Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, команда уңышлары республикада волейбол
үсешенә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Татарстанда 4,5 яшүсмер һәм бала даими
рәвештә 34 махсус спорт мәктәпләрендә волейбол белән шөгыльләнә. Барлыгы
Татарстанда 42 мең кеше волейбол белән шөгыльләнә. Республикада бу спорт төре
өчен бөтен шартлар булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов клуб җитәкчеләренә, тренерларга,
спортчыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
Фоторепортаж