(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Зилә Гайфи). Казанда
торак фондын капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр тулы көчендә бара.
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәү районының Декабристлар урамында урнашкан
йортларның берсендә булып кайтты. Шәһәр башлыгы эшләрнең сыйфатын бәяләде һәм
биредә яшәүче халык белән аралашты. Эшчеләр йорт түбәсен тулысынча
алыштырганнар, хәзерге вакытта фасадны һәм керү юлларын төзекләндерү эшләрен
башкаралар.
Декабристлар урамында урнашкан 154-нче номерлы йорт 1964
елда төзелгән һәм ул 2016 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Ләкин
биредә агымдагы ремонт чаралары хисабына эшләр алдарак та үткәрелгән. 2006 елда
йортта түбәнең бер өлеше, 2010 елда су торбалары алыштырылган, үзәк җылыту һәм салкын
суны хисапка алу челтәре урнаштырылган, 2013 елда исә беренче һәм икенче
подъезлар төзекләндерелгән.
Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында бу язда йортта
берничә төрле эш башкарылачак. Гомуми бәясе – 17 млн сум дип исәпләнелә. Үзәк
җылыту, салкын су, канализация һәм электр белән тәэмин итү системасын алыштыру,
подвал, түбәне (чорманы җылыту белән бергә), фасад һәм подъездларга керү
юлларын төзекләндерү – башкарыласы эшләр исемлегенә кертелгән.
Тышкы яктан йортны төзекләндерү тулы көчендә дәвам итә,
фатирларда исә эшләр инде тәмамланган – яңа җылыту радиаторлары урнаштырылган
һәм барлык торбаларны алыштырганнар. Илсур Метшин йорт буенча җаваплы кеше итеп
куелган Татьяна Орловадан төзекләндерү эшләре вакытында халыкның ни дәрәҗәдә
уңайсызлыкларга дучар булуы белән кызыксынды. “Җылыту торбаларын өч көн эчендә
алыштырдылар. Канализация буенча кыенлыклар булмады диярлек. Тулаем алганда, төзекләндерү
сыйфатыннан без бик канәгать. Барлык эшләр дә биредә яшәүчеләр белән килешенеп
башкарылды һәм хәтта безнең тәкъдимнәребезне дә исәпкә алдылар. Беренче катта
балалар коляскалары өчен махсус урын барлыкка килде”, - диде Татьяна Орлова.
Капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң йорт эчке
яктан гына түгел, тышкы күренеше белән дә үзгәрәчәк. Подрядчы оешма фасадны
бизәүдә креатив фикер тәкъдим иткән. Уртак җыелышта исә моны хуплаганнар. “Без
һәр ел саен ниндидер яңалык кертергә омтылабыз. Бу елда әлеге йорт өчен гадәти
булмаган бизәлеш тәкъдим иттек. Фасадка зур агачлар рәсеме төшереләчәк.
Подъездларга керү юлы исә мәгарәгә керү юлын хәтерләтәчәк”, - дип сөйләде “Прогресс”
ҖЧҖ директоры Андрей Закамский. Шулай итеп подрядчы оешма әлеге гадәти булмаган
дизайн белән “Чәчәк ата торган Казан” акциясенә теләктәшлек белдерүен күрсәтә.
Тулаем алганда, бүгенге көндә төзекләндерү эшләренең 65%-ы
башкарылган. Биредә шулай ук ишегалды территориясен дә төзекләндерергә
уйлыйлар. Велопарковка булдырачаклар, агач эскәмияләр һәм урналар куелачак,
куаклар утыртылачак. Июнь аенда эшләрне төгәлләргә ниятлиләр.
Илсур Метшин эшләрнең сыйфатына һәм үтәү вакытына игътибар
итте. “Торак фондын капиталь төзекләндерү программасы буенча башкарыла торган
эшләрнең сыйфаты елдан-ел яхшыра бара. Иң мөһиме – без халык белән даими әңгәмәдә,
карарлар кабул итүдә шәһәр халкы актив катнаша. Батареяларыгызда һәрвакыт җылы,
фатирларыгызда якты булсын”, - дигән теләкләрен юллады Мэр биредә яшәүчеләргә
һәм йортка карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәде. Һәм утыртылачак яшел
үсентене карап торсагыз иде дигән фикерен җиткерде.
Эшлекле киңәшмәдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Дамир Фәттахов, Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Тышкы төзекләндерүне һәм торак-коммуналь
хуҗалыгын карап тоту буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруда техник
күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе директоры Асия Гудзь
катнашты.