(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казанның “Смена”
заманча мәдәният үзәгендә 2016 елда Татарстан Республикасында Су саклау
зоналары елы һәм парклар, скверлар программасын гамәлгә ашыруга багышланган
проект семинары булып үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, шулай ук
муниципаль берәмлек башлыклары һәм Татарстанның кайбер министрлык һәм ведомство
җитәкчеләре катнашты.
Семинарда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман территорияләрне табигый ландшафтны исәпкә
алып комплекслы үстерү кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук мунициципаль район
башлыкларын Татарстан Республикасы паркларын һәм скверларын үстерү программасын
гамәлгә ашыруда алынган тәҗрибәләрдән актив файдаланырга, һәр проектны
комплекслы карарга, аларның башка объектлар белән бәйле булуын исәпкә алырга
өндәде.
Семинар кысаларында экологлар, ландшафт дизайнерлары һәм
архитекторлар тарафыннан иҗтимагый киңлекләрне проектлаштыруның төп принциплары
тәкъдим ителде. Шул исәптән, табигый ландшафтны саклау кирәклегенә басым
ясалды. Мәсәлән, яр буйларын төзекләндерүдә бетон эшләнмәләрен кулланмый гына
мәсьәләне хәл итү юллары тәкъдим ителде. Архитекторлар үз чиратында иҗтимагый
киңлекләрне концептуаль проектлаштыру һәм төзекләндерүдә аерым объектларны бер
тематикага салып берләштерү кирәклегенә басым ясадылар.
Моннан тыш, җирле җитештерүчеләр катнашында иҗтимагый
киңлекләр өчен кече архитектура формаларын булдыру – программаны гамәлгә ашыруда
иң төп юнәлешләрнең берсе.
Проект семинарында катнашучыларга шулай ук “Шәһәрдәге иң
яхшы урыннар: проекттан алып сәяхәткә кадәр” дигән воркшоп кысаларында эшләнгән
Менделеевск, Мөслим, Саба, Мамадыш, Кукмара, Зәй территорияләрен төзекләндерү
программаларын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов территорияләрне
үстерү проектларын тәкъдим иткән командаларның уртак эшен югары бәяләде. “Ике-өч
ел эчендә без дөнья дәрәҗәсенә чыга ала торган куәтле команда булдырырбыз дип
өметләнәм. Әлбәттә боларның барысына да бик күп вакыт һәм финанслар кирәк. Ләкин
иң мөһиме – дөрес планлаштыру. Халык өчен кызык булмаган фикерләргә нигезләнгән
яки аларны җәлеп итми генә башкарган гамәлләр файдасыз булачак”, - дип билгеләп
үтте Рөстәм Миңнеханов. Президент сүзләренчә, узган ел парк һәм скверларны
төзекләндерү проектларының нәтиҗәләре бик уңышлы булган. Республика җитәкчесе
бу елда да мондый уңышларга ирешә алырбыз дигән өмет белдерде.