(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанда кышкы чорда
территорияләрне карап тоту буенча Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары
соңгы өч елда 40%-ка кимегән. Кышкы чорда коммерция оешмалары тарафыннан
шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары 2 тапкырга кимегән. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге күрсәткечләрнең территория хуҗалары белән уртак эш нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте.
Бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Административ-техник инспекция
идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов территорияләрне карап тоту мәсьәләсендә
уңай динамика күзәтелгәнлеген әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, милекчеләр үз
объектларын бик җаваплы карап тоталар. Һәм менә нәтиҗә! “Бюджет оешмалары
тулаем алганда түбәләрне, тротуар һәм керү юлларын карап тотуда эшләрне
канәгатьләнерлек башкарды”, - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе. Ләкин шул ук
вакытта бюджет учреждениеләрендә эшләүче 14 вазифаи затка түбәләрне вакытында
кардан арындырмаган, чүпне вакытында түкмәгән өчен административ чаралар
күрелгән.
Түбәләрне боздан һәм кардан арындыру эшенә 105 объектта
җавапсыз караганнар. “Кагыйдә бозуларның 30% тирәсе идарә компанияләренә,
калганнары исә коммерция объектларына туры килә”, - диде Ә.Шәмсетдинов.
Хисап чоры вакытында идарә хезмәткәрләре 63 идарә компаниясе
территорияләрендә Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозу
очракларын ачыклаганнар. Әмма тулаем алганда торак оешмалары кышкы чорда
территорияләрне карап тоту буенча вазифаларны сыйфатлы итеп башкарганнар.
Урам-юл челтәрен чистарту мәсьәләсе буенча 10 подрядчы
оешмага шелтә белдерелгән. “Мәскәү районыннан кала, шәһәрнең барлык
районнарында да карны яшел зонага һәм җәяүлеләр йөри торган юлга көрәү
мәсьәләсендә кагыйдә бозу очраклары булды”, - диде идарә рәисе. Алга таба әлеге
мәсьәлә уңай хәл ителгән.
Идарә хезмәткәрләре урман массивларын һәм карны законсыз
рәвештә ташлый торган урыннарны аерым игътибарда тотканнар. Узган елда әлеге
төр кагыйдә бозулар теркәлгән. Бу елда исә мондый очраклар ачыкланмаган.
Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе законсыз
рәвештә эшли торган чүплекләр мәсьәләсенә дә кагылып үтте. “4 ел дәвамында ясалган
анализ буенча, шәһәрдә законсыз рәвештә калдыклар ташлана торган 46 урын бар”,
- диде Ә.Шәмсетдинов. Шуңа да карамастан чүпләнгән территорияләр саны ел саен 25%-ка
кими бара икән. Чыгыш ясаучы фикеренчә, калдыклар ташый торган автомобильләр
өчен чикләүләр кертү, каршылыклы җир биләмәләрен хуҗаларына, чүпләрне кабул итә
торган бункерлар санын арттыру мондый яхшы нәтиҗәләргә китергән.
Казан Мэры Илсур Метшин территория хуҗалары белән уртак
эшнең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы әлеге юнәлештә эшнең алга
таба да дәвам итәчәклеген ассызыклады. Ул салынган штрафларның үзмаксат һәм
шәһәр казнасын тулыландыру чарасы түгеллеген әйтеп үтте. “Чиста, куркынычсыз,
төзекләндерелгән шәһәрдә пычрак урамнар һәм законсыз рәвештә эшли торган
чүплекләр булырга тиеш түгел”, - диде Илсур Метшин.