(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанның юл хезмәтләре февраль
ахырыннан юлларда чокырларны ямау эшләренә керешкәннәр. Шушы вакыт аралыгында
инде юл капламының 14 мең квадрат метры төзекләндерелгән. Бу турыда бүген үткән
эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин җиткерде. “Бүгенге көндә төзекләндерү
эшләре Горький шоссесында, “Миллениум” күперендә, Габишев, Короленко,
Восстания, Бертуган Касыймовлар, Мир, Копылов, Техника урамнарында тәмамланды”,
- дип сөйләде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин бу елда үтәп чыгасы эшләрне вакытында
һәм нәтиҗәле итеп башкару бурычын йөкләде. Шәһәр башлыгы ТР Президенты
йөкләмәсе буенча мәктәп маршрутлары йөри торган юлларны төзекләндерүгә чаралар
бүленеп биреләчәге турындагы фикерне әйтеп үтте. Әлеге максатлар өчен
республика бюджетыннан 290 млн. сум күләмендә акча бүленәчәк – юл капламының
134 мең кв. метры төзекләндереләчәк. Мәктәп маршрутлары исемлегенә М.Гафури,
Магистраль, Халезов һ.б. урамнар кертелгән.
“Узган ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бик зур
ярдәм күрсәтелде – безгә 3 млрд. сум күләмендә акча бүленеп бирелде. Әлеге
чаралар нәтиҗәсендә без юлларны төзекләндерү буенча башкарасы эшләрне үз
вакытында үтәп чыктык, - диде И.Метшин. – Ә хәзер Президент безнең мәктәп
маршрутлары йөри торган юлларны төзекләндерү турындагы фикеребезне хуплады. Бу
ел өчен республика бюджетыннан миллиард сум бүленеп бирелде. Шунлыктан аннан
нәтиҗәле файдаланырга кирәк”.
Э.Вафин әйтеп үткәнчә, төзекләндерү таләп ителә торган
территорияләрне сайлаганда юл хезмәтләре “Халык контроле” һәм башка системалар
аша алынган шәһәр халкы мөрәҗәгатьләренә игътибар иткәннәр.
2016 елда Казанда бистәләрдә юлларны төзекләндерү эшләре
дәвам итәчәк. Э.Вафин сүзләренчә, барлыгы 24 бистәдә 51 юлны тәртипкә китерергә
ниятлиләр. Объектлар исемлегенә юл капламында инде бөтенләй асфальт калмаган
Северный бистәсендәге Черкасов, Харьковская урамнары, Поповка торак массивында Турбинная,
Залесный торак массивында 2-нче Яңа Осиново урамнары, М-7 трассасыннан алып
Кече Дәрвишләр бистәсенә кадәрге юл өлеше кертелгән.
Шәһәрдә юл капламының 150 мең квадрат метрын төзекләндерергә
ниятлиләр. Айдаров, Габишев, Әбҗәлилов, 2-нче Юго-Западная, Октябрьнең 25
еллыгы, Динмөхәммәтов, Нокса авышлыгы урамнарында яңа каплам барлыкка киләчәк.
Э.Вафин сүзләренчә, узган елда юл хезмәтләре эшчәнлегенә
нәтиҗә ясаганда, Казан юлларын сыйфатсыз итеп кардан чистарту буенча халыктан
алынган шикаятьләр саны алдагы ел белән чагыштырганда шактыйга кимегән. “Кыш
айларында шәһәр урамнарыннан 650 мең тонна кар чыгарылды – бу 130 мең тирәсе
үзбушаткыч дигән сүз. Чыгарылган карның 50% кар эретү пунктларында юк ителде.
Халыктан алынган шикаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Юл
торышларына, подрядчы оешмаларга карата әйтелгән шелтәләр кыска вакыт
аралыгында хәл ителде”,- диде Э.Вафин.
Илсур Метшин шулай ук бу елда юл хезмәтләренең кышкы чорда
юлларны һәм ишегалды территорияләрен карап тотуда нәтиҗәле эш башкаруларын
билгеләп үтте. “Уңай яклар күп булуга карамастан, бу өлкәдә безгә әле җиң
сызганып тырышырга кирәк. Киләсе сезонда нәтиҗәләр тагын да яхшырак булсын өчен
безгә алданрак әзерләнә башларга кирәк”, - дип ассызыклады И.Метшин.