Казан Башкарма комитетында атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Әлеге минутларда Казан
Мэриясендә Казан Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна
саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара. Киңәшмәне ТР башкаласы Мэры Илсур
Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәдә кышкы чорда юлларны карап тоту нәтиҗәләре
һәм 2016 елга Казанда юл эшләре планнары, шулай ук кышын Административ-техник инспекция
идарәсенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, шәһәр
территориясендә законсыз чүплек урыннарын булдырмау, 2015 елда Казан шәһәренең
халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләренең эшчәнлек мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.