(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель, Зилә Гайфи). Казанның М.Гафури
урамында “2016 елда авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен
торак йортлар төзү” программасы буенча дүрт йорт төзелә. Эшләр инде ахырына
якынлашып килә. 352 фатирга исәпләнгән дүрт йортны июнь ахырына кулланышка
тапшырырга ниятлиләр. Төзелеш эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Шәһәр башлыгын ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак
фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең
шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов
һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, “Водоканал” МУП директоры Андрей
Егоров, подрядчы оешма вәкилләре озата йөрделәр.
Әлеге дүрт торак йортны 2015 елның август аенда төзи
башлаганнар. Проект инвесторы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды,
техник заказ бирүче – Башкарма комитетның Капиталь төзелеш идарәсе. Проектчы һәм
генераль подрядчылар исә - торак базарында сыналган “Татинвестгражданпроект”
компаниясе, “Ак таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Казаньцентрстрой” ачык
акционер җәмгыяте. Һәрберсе 88 фатирга исәпләнгән 1, 2, 4, 5 номерлы йортлар Вахитов
районының М.Гафури урамында төзеләләр. Әлеге йортларда торак булмаган биналар
да булачак.
Илсур Метшин төзелә торган 1-нче номерлы йортта бер, ике, өч
бүлмәле фатирларны карады. Алар кулланышка әзер килеш тапшырылачаклар. Шәһәр
башлыгы фикеренчә, бүгенге көндә торак базарында кечкенә габаритлы фатирларга
сорау бик зур, шунлыктан шәһәр үзәгенә якын булган әлеге җирлектә бу фатирлар бик
тиз үз хуҗаларын табачаклар.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, хәзерге вакытта төп бурыч –
йортларны челтәрләргә тоташтыру, шул исәптән су белән тәэмин итү. “Водоканал”
муниципаль унитар предприятиесе белән бергә эшне оператив рәвештә башкару
йортларны тизрәк тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. Аларны 2016 елның икенче
кварталында кулланышка тапшырырга ниятлиләр.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге тораклардан
халыкны күчерү программасы – өстенлекле программаларның берсе. Әлеге мәсьәләнең
гамәлгә ашырылуын берничә мең казанлы түземсезлек белән көтә. “Казанда авария
хәлендәге тораклардан халыкны күчерү программасы буенча бик күп кеше чиратта
тора, алар барысы да үзләренә яңа йорт төзелүен көтәләр. 352 фатирга исәпләнгән
дүрт йортны кулланышка тапшыру авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны
күчерү мәсьәләсендә боз кузгалуга тиң”, - диде Мэр һәм проектта катнашканы өчен
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен
җиткерде. Тәлгать Абдуллин, үз чиратында, авария хәлендәге торакларда
яшәүчеләргә төрле вариантлар, шул исәптән “Салават күпере” торак комплексында
да фатирлар тәкъдим ителәчәге турында җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 1-нче гыйнварына Казанда 151
йорт авария хәлендә дип табылган. Хәзерге вакытта программада 1674 фатирны үз
эченә алган 96 йорт исәпләнелә. Аларның гомуми мәйданы – 53500,10 кв.м. Мондый
фатирларда 5 меңгә якын кеше яши. Авария хәлендәге тораклардан халыкны 2017 ел
ахырына кадәр күчереп бетерергә ниятлиләр.