И.Метшин А.Сладковскийны халык артисты исеме бирелү белән котлады
Казан шәһәре KZN.RU
Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Симфоник оркестрының баш
дирижеры Александр Сладковскийны Россия Федерациясенең халык артисты исеме
бирелүе белән котлады. Әлеге 142-нче номерлы указны 31-нче мартта Россия
Президенты Владимир Путин имзалаган.
“Хөрмәтле Александр Витальевич!
Ихлас йөрәктән Сезне “Россия Федерациясенең Халык артисты”
исеме бирелүе белән котлыйм! Бу – Казан һәм Татарстанның музыка мәдәнияте
үсешенә керткән зур хезмәтегез өчен бүләк, башкарган эшегезнең Россия һәм чит
ил дәрәҗәсендәге абруен күрсәтеп тора. Сезнең башлангыч белән ТР Дәүләт
симфоник оркестры яңа профессиональлек дәрәҗәсенә менде.
Сез һәм Сезнең коллектив алга таба да искитәрлек чыгышларыгыз
белән Казан халкын һәм кунакларын шатландырачаклыгына ышанам.
Сезгә яңа уңышлар һәм саекмас илһам телим!” – диелә
котлауда.