Казан һәм Уфа арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә ирешелде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Шәһәр муниципаль
берәмлеге Башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова рәислегендәге Казан делегациясе
Идел буе шәһәрләре буенча тур кысаларында Уфада эшлекле сәфәрдә булды. Татарстан
башкаласының туристлык потенциалын Идел буе шәһәрләре буенча тәкъдим итү Казан
Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
Очрашу кысаларында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү
турындагы килешүгә имза кую турында сөйләшенгәнлеге билгеле. Килешүнең төп
максаты – Казан һәм Уфа арасында туристлык агымын җайга салу. 21-нче марттан
алып 12-нче апрельгә кадәр Идел буе шәһәрләре буенча тур кысаларында Казан
делегациясе иң зур сигез шәһәрдә - Ульяновск, Самара, Түбән Новгород,
Волгоград, Пермь, Уфа, Екатеринбург һәм Новосибирскта булачак.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, туристлык тармагы шәһәр өчен иң
мөһим үсеш ноктасы. Әлеге юнәлешне үстерү максатыннан Казанда 2016-2018 елларга
туризмны үстерү программасы расланган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстан башкаласы төрле
дәрәҗәдәге дөнья һәм Россия рейтингларында бик еш күренә.