Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдиме буенча шәһәрдә мохтаҗларга
хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларны төзү һәм үстерү эше дәвам итә.
“Безнең сайлау алды кампаниясенең иң төп бурычларының берсе
“Игелекле шәһәр” программасын билгеләү. Әлеге программа кысаларында без Казанны
Россиядә яшәү өчен иң уңайлы шәһәр итәргә телибез. Һәм әлеге бурычка бары тик
хәйриячелекне үстерү, аңа ярдәм итү аша гына ирешеп була.
Бәхеткә, миллионлаган халкы булган Казанда исемнәре шәһәр
тарихына алтын хәрефләр белән язылган тулы гаиләләр, династияләр, меценатлар
бар. Меңләгән кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртерлек гамәлләр башкарган
хәйрия фондлары бар.
Без балаларда игелекле гамәлләр кылырга омтылыш тәрбияләргә
тиеш. Мәктәпләрдә укырга, язарга, математика, чит телләргә өйрәтү белән бергә
мохтаҗларга ярдәм итәргә дә өйрәтсәләр иде. Мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре
эшләп килә. Бу – искиткеч күренеш. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән
бергә кул эшләнмәләре ясыйлар. Алар моны бик теләп башкара, кемнеңдер гомерен
саклап калу, кемнеңдер авыруын бераз басар өчен чын күңелдән ярдәм итәргә
омтылалар. Биш елдан соң әлеге балалар студент булачаклар, ун елдан –
әти-әниләр. Хәйриячелек буенча беренче тәҗрибәне мәктәптән үк алып чыккан
балалар алга таба да игелекле гамәлләр кылачаклар дип ышанам – һәм алар моны
чын күңелдән башкарачаклар.
Без һәр казанлының хәйриячелек белән янып яшәвен теләр идек.
Һәр көн саен ниндидер игелекле гамәлләр кылырга омтылыш булса иде бездә. Кылган
гамәлләрнең барысы да финанс, материаль чараларга гына бәйле түгел бит.
Кайвакыт бер игелекле гамәл, чын йөрәктән күрсәтелгән игътибар, борчыла белү
хисе иң әһәмиятлесенә әйләнә.
Казанда инде аерым хәйрия фондлары һәм төрле проектлар бар,
ләкин көчләрне бергә туплап, без тагын да күбрәк игелекле гамәлләр башкара
алабыз”, - диде Казан Мэры.