Шәһәр Башкарма комитетында хезмәтне яклау мәсьәләләрен хәл иттеләр
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Ксения Швецова). Казанда
вазифаларны үтәгәндә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары саны кимегән. Шулай
итеп, 2014 елда 66 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булган. Шуларның 34 очрагы кеше
үлеме белән бәйле. 2015 елда шәһәрдә исә 55 бәхетсезлек очрагы килеп чыккан,
үлүчеләр саны 16-га кимегән. Бу турыда Татарстан башкаласы Мэры йөкләмәсе буенча
шәһәр Башкарма комитетында үткән утырышта билгеле булды.
Киңәшмәдә профсоюз оешмалары, Татарстан Республикасының Предприятие
һәм эшмәкәрләр ассоциациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт
хезмәт инспекциясе җитәкчесе, Казан шәһәре Прокуратурасы вәкилләре һ.б.
катнашты.