И.Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Мөбарәковны 100 яшьлеге белән котлады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Казан Мэры Илсур Метшин
Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Мөбарәковны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Салих
Мөбарәкович озак яшәүнең серләре белән бүлеште һәм соңгы 80 елда Казанда булган
үзгәрешләр турында сөйләде.
Казан Мэры ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм
Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановтан котлау тапшырды, истәлекле дата белән
котлады, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашып алды. Бәйрәм өстәле артына
берьюлы берничә Мөбарәковлар буыны җыелган иде: ветеранның дүрт оныгы һәм сигез
оныкчыгы бар.
“Йөз яшьлек юбилей – зур шатлык”, - дип билгеләп үтте
И.Метшин һәм юбилярдан озак яшәүнең серләре белән бүлешүен сорады. Ветеран бернинди
дә зур сер булмаганлыгын, бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барып, тартмавын
һәм догада булуын җиткерде.
Салих Мөбарәковны котларга шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев та килгән
иделәр.