Илсур Метшин: “Әлеге тантанадан соң без икенче кешеләр булып уяндык”
фото kazan2015.com
2015 елда Казанда узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының
ачылу һәм ябылу тантанасы “Дәүләт дәрәҗәсендәге спорт чарасы” номинациясендә иң
яхшы массакүләм театральләштерелгән тамаша дип табылды һәм “Грани Театра масс”
абруйлы премиясенә ия булды.
Әлеге уңайдан Казан Мэры Илсур Метшин тамашаның югары дәрәҗәдә
узганлыгын билгеләп үтте. “Әлеге әкияти тамаша туган ягыбыз тарихына күз
салырга, мәдәниятебезнең искитмәле булуына инанырга, халкыбызның талантларына
сокланырга һәм горурланырга мөмкинлек бирде. Тамашадан соң, ике ел элек кебек
үк, без башка кешеләр булып уяндык”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Казанның моңа кадәр дә “Грани Театра
масс” премиясе белән бүләкләнгәне бар иде. Ул вакытта әлеге премия 2013 елгы XXVII
Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылышы өчен тапшырылган иде.
Бу елда конкурста илнең 45 төбәгеннән 2015 елның 70 проекты
катнашты. Бүләкне тапшыру тантанасы Петровский Путевой сараенда булды.