Казан Башкарма комитетында атналык аппарат киңәшмәсе узды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU,
28-нче март). Казан Мэриясендә шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре
җитәкчеләре катнашлыгында аппарат киңәшмәсе узды.
Традицион эшлекле дүшәмбедә күпфатирлы торак йортларга һәм
социаль объектларга капиталь ремонт ясау программасы буенча фикер алыштылар. Моннан
кала, киңәшмә катнашучылары язгы ташуга каршы күрелә торган чаралар, шәһәрдә
уздырылачак санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларындагы планнар
белән таныштылар.