(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Антон Ноздрин). Казан Мэры Илсур Метшин шәхсән шәһәрлеләрне кабул итте. Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбендә узган очрашуда 7 кеше катнашты. Районда яшәүчеләр шәһәр җитәкчесе адресына бистәләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау һәм социаль объектлар төзүне сорап өмрәҗәгать иткән иде.
Әйтик, Борисоглебск бистәсендә яшәүче Лариса Миронова Илсур Метшинга бистәнең 2-нче Рабочая, Производственная һәм Озерная урамнарын яктырту мөрәҗагәте белән килгән. Шәһәр җитәкчесе Казанда бистәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелгәнлеген җиткерде. “Бистәләрдә яшәүче казанлылар да үзләрен шәһәрдә яшәгән кебек хис итәргә тиешләр! Бистәдә юл ясалды, утлы да итәрбез. Әлеге урамнарда 67 ут баганасы куелачак”, - диде шәһәр җитәкчесе. Шәһәрнең башка бистәләрендә дә яктырту эшләре алып барылачак. Моннан кала, Авиатөзелеш районында яшәүче ханым юл тамгалары һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар кую кирәклеген дә җиткерде. И.Метшин район башлыгы Тимур Алибаевка шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты белән берлектә юл тамгаларын кую мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Шәһәр җитәкчесе белән сөйләшү барышында төзекләндерү объектлары төзелеше мәсьәләсен дә күтәрделәр. Мисал өчен, Коры Елга бистәсендә яшәүче Регина Хәйруллина бистәдә балалар мәйданчыгына ихтыяҗ булганлыгын җиткерде. Илсур Метшин Балаларны яклау көненә бистә халкына балалар мәйданчыгы булдырырга вәгъдә бирде.
Ксения Кәримова Казан Мэрына Харьков урамындагы юл ремонтлау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Илсур Метшин бу җәйдә әлеге юлны ремонтларга сүз бирде.
Шулай ук очрашу барышында шәһәр җитәкчесе шәһәрлеләр белән торак йортларга ремонт ясау, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.