(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). 25-нче мартта РФ
Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Мәдәният өлкәсендә эшләүче казанлыларны
һөнәри бәйрәмнәре белән ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады.
“Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Казан мәдәнияте
үз эшләренә ихлас күңелдән бирелгән иҗат кешеләре һәм энтузиастлар кулында. Сезнең
көн саен башкарган эшләрегез халык иҗаты үсешенә, кешеләрне шәхес буларак төрле
яклап ачуга ярдәм итә. Шәһәрлеләргә талантларын ачарга, сәләтләрен тормышка
ашырырга булышып, сез аларга шатлык бүләк итәсез.
Мәдәни мирасны саклауга, әхлаклылыкны ныгытуга һәм рухи
байлылыкны арттыруга керткән өлешегез бәһасез. Сезнең югары профессиональлегегез
аркасында шәһәр сәясәтенең сәнгать һәм мәдәният үсеше өлкәсе тормышка ашырыла,
бу исә Татарстан Республикасы башкаласының Россия һәм халыкара дәрәҗәдә абруен үстерүгә
ярдәм итә.
Сезгә алга таба да иҗади ачышлар, рухи көч, яңа уңышлар,
бәхет һәм иминлек телим!” – диелә котлауда.