(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юлы-2016" халыкара
ралли әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Чара ТР
Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР
Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Мэры Илсур Метшин,
Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "Ефәк юл" проекты директоры -
"КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм башкалар
катнашты.
“Ефәк юлы-2016” халыкара ралли 2016 елның 8-нче июлендә
Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан тантаналы рәвештә башланып китә, ә 26-нчы
июльдә Пекин (КХР) үзәгендә тәмамлана. Трассаның гомуми озынлыгы – 8,5 мең км,
аның яртысыннан артыгы – махсус участоклар. Маршрут өч ил: Россия, Казахстан
һәм Кытай аша уза. Спортчылар Казанда шәһәрендә дә булачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан тарихы һәм
традицияләре белән дан тота, шулай ук зур халыкара спорт чараларын үткәрүдә
тәҗрибәсе гаять зур.
“Быел Казанда төрле илләрдән оста
узышчы-спортчылар яңадан очраша, алар арасында тәҗрибәле мастерлар, шулай
ук яшь пилотлар да бар, - диде ТР Президенты. - Ышанам ки,
спортчылар трассаның бөтен этапларын лаеклы узачачак, профессиональлек һәм
кешелеклелек сыйфатларын күрсәтәчәкләр, җанатарларга онытылмаслык
җиңү мизгелләрен һәм яраткан командалары өчен горурлык хисен бүләк
итәчәкләр”.
Рөстәм Миңнеханов Россия янә дөнья автоспортының танылган
үзәкләренең берсе булуын расллыячагына ышануын белдерде.
Шуннан оештыру комитетында катнашучылар “Ефәк юлы-2016”
раллиеның төп мизгелләре буенча фикер алыштылар, кайбер оештыру һәм техник
мәсьәләләрне карадылар.