И.Метшин: “Без һичшиксез халыкара вакыйгаларны уздыру өчен көрәшәчәкбез”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казан җәйге Олимпия
уеннарын үткәрү хокукы өчен һичшиксез көрәшәчәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур
Метшин ТАСС-ка биргән интервьюсында җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе киләчәктә алдынгы Европа футбол турнирларының
берсен – Чемпионнар лигасын яисә Европа лигасын кабул итү планы турында да билгеләп
үтте. “Без һичшиксез мондый халыкара вакыйгалар өчен көрәшәчәкбез. Моның өчен
үзебезнең дә әлеге чараларда катнашу кирәк, безне “Ливерпуль”, “Сьон”, “Бордо”
белән узган аерым матчлар аша гына белергә тиеш түгелләр. Без хыялланып кына
калмыйбыз, “Казан Арена”да шундый халыкара футбол вакыйгасын уздыру өчен зур эш
башкарабыз”, - диде И.Метшин.
Мэр шәһәр инфраструктурасы теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны
кабул итәргә мөмкинлек биргәнлеген билгеләп үтте.
Шулай ук И.Метшин Казанда җәйге Олимпия узачаклыгын
җиткерде. “Киләчәктә без, һичшиксез, җәйге Олимпия уеннарын кабул итү хокукы
өчен көрәшәчәкбез. Ничәнче елда булыр ул – 2030-дамы яисә 2050-дәме – әлегә
белмим. Әмма Уеннарны үз күзләрем белән күрермен дип ышанам”, - диде Мэр.