(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Бүген Казан Кремлендә ТР
Иминлек Советының азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына утырышы булды. Чарада
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татрстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
Марат Әхмәтов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин
Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең илдә
җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук
вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау өчен, чәчүлек һәм
нәсел фонды өчен хәзерге заман Россия җитештерү технологияләрен булдырырга
кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә,
республикада үткән ел йомгаклары буенча җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе хакы
214 млрд. сум тәшкил иткән, ҖРПта өстәлгән җыелма бәя өлеше 7,8%, АСКна
инвестицияләр күләмнәре дә арткан. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында
сөт җитештерү буенча – беренче урында, бәрәңге җыеп алу буенча – икенче урында
бара, терлек һәм кош ите җитештерү буенча беренче унлыкка керә.
Шуңа да карамастан, республикада шәхси хуҗалыклардагы
терлекләр саны кими бара. Әгәр федераль дәрәҗәдә кече хуҗалыкларга ярдәм буенча
катгый карарлар кабул ителмәсә, якындагы елларда бу төр хуҗалыклардан без
тулысынча мәхрүм калачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру мәсьәләләренә аерым
игътибар бирергә кушты һәм фальсификацияләнгән сөт продукциясенең артуына бәйле
мәсьәләгә дә аерым игътибар кирәклеген билгеләде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.