(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казан Мэры, Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур Метшин бүген Идел буе федераль округы җирле
үзидарәсен үстерү буенча округ консультатив советының “Муниципаль бюджетлар һәм
җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен оптимальләштерү” эшче төркеме утырышын
уздырды.
Киңәшмә видеоконференция элемтәсе форматында ТР буенча Баш
федераль инспектор бинасы залында үтте. Чарада Россия Президентының Идел буе
федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм 11 төбәктән – Татарстан,
Башкорстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Нижегородск, Оренбург,
Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән эшче төркем әгъзалары катнаштылар.
Киңәшмәдә Россия Салым кодексындагы үзгәрешләр турында сүз
барды. Билгеле булганча, физик затларның җиргә салымнары һәм милеккә салым
түләүләре 1-нче октябрьдән 1-нче декабрьгә күчерелгән иде. Саратов өлкәсенең Балаково
шәһәре башлыгы Александр Овсянников түләү вакыты күчерелү аркасында агымдагы
елда планлаштырылган түләүләрнең төп өлеше
бары тик киләсе ел башында гына күчәчәк, бу исә 2016 ел бюджетының керем
өлешен башкаруына тискәре йогынты ясаячак, дип белдерде. Эшче төркем әгъзалары
физик затларның милек салымнарын түләүнең элеккеге билгеләнгән вакытына кайтаруны
тәкъ
дим иттеләр. Казан Мэры салым түләүнең элеккеге вакытын
сорап язган үтенеч хаты РФ Дәүләт Думасына һәм РФ Дәүләт Советына
җибәрелгәнлеген җиткерде. Депутатлар әлеге мәсьәләне апрель аенда язгы сессиядә
карарга планлаштыралар.
Шулай ук бүгенге киңәшмәдә җирле бюджетларга керә торган
салым һәм салымныкы булмаган керемнәрне администрацияләү механизмын
камилләштерү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар барлык
мәсьәләләр буенча да үзләрен фикерләрен җиткерде.
Киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәре Думасының сәркатибе Людмила
Андреева, Башкарма комитетның Финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәфигуллин, Җир
һәм милек мөнәсәбәтләре рәисе Ренат Галәветдинов, Казан шәһәре Думасының
Норматив-хокукый идарәсе җитәкчесе Татьяна Ищенко катнаштылар.