(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Бүген шәһәр Мэры Илсур
Метшин катнашлыгындагы эшлекле киңәшмәдә ятим балалар һәм әлеге проблеманы чишү
юллары турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә “Благие дела”, “Альпари”, “Добро Даром”, “В
твою пользу” хәйрия фондлары, Казанның “Мы вместе” ятим балаларны гаиләләренә
кабул иткән кешеләрнең иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, шулай ук 18-нче номерлы
Шәһәр клиника хастаханәсе каршындагы балалар стационары җитәкчесе Татьяна Мороз,
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Наталья
Гречанникова һәм район администрацияләре башлыклары катнаштылар.
Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, ата-анасыз калган
балаларны гаиләләргә урнаштыру – теләсә кайсы шәһәр өчен социаль өлкәдә
өстенлекле эш булып тора. Хәзерге вакытта Казанда ике меңнән артык бала “чит
гаиләләр”дә тәрбияләнә, 524-е уллыкка-кызлыкка алынган, тагы 1378-е –опекада.
Киңәшмә барышында сәламәтлекләрендә һәм үсешләрендә
тайпылышлары булган балаларны тәрбиягә алырга әзер булган профессиональ
ата-аналар әзерләү һәм моның өчен кирәк булган шартлар булдыру турында сүз
барды. Моннан кала, социаль кунакханәләр булдыру турында сөйләштеләр, биредә
кризис ситуациясенә тарыган әниләр яши һәм авыр вакытларын үткәрә алачаклар.