(Казан шәһәре KZN.RU,
21-нче март). Алдагы елларда шәһәрнең эре предприятиеләре зур тизлек белән эш
алып бардылар – нәкъ менә шул шәһәр икътисадындагы кисәк аска тәгәрәүдән саклап
кала алды. Шәһәр Башкарма комитетында узган бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәрнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре
турында Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров
җиткерде. Ул 2015 елның билгесезлек шартларында башланганлыгын, ел дәвамында
күптөрле җитди икътисади “чакыруларга” каршы торырга туры килгәнлеген җиткерде.
Тышкы факторлар оешмалар өчен дә, халык өчен дә шактый гына чикләүләр
булдырган. Мисал өчен, кредитларның бәясе кисәк кенә үсеп киткән, залог белән
тәэмин итү шартлары катгыйланган, сум курсының какшавы импорт товарларына бәяне
арттырган. “Шуның белән бергә Казан икътисадының күп кенә юнәлешләре буенча
2014 ел дәрәҗәсен генә саклап калуга ирешмәдек, ә “плюс”ка чыга алдык, - дип
билгеләде И.Шакиров. – Төп макроикътисади күрсәткеч – барлык территориаль
продукт – 2015 ел нәтиҗәләре буенча 604,3 млрд. сумга бәяләнә, бу абсолют
саннарда 2014 елдагыдан 39 млрд. сумга югарырак дигән сүз”.
“Ел җиңелләрдән
булмады, без беренче тапкыр икътисадның кайбер тармакларында аска тәгәрәүне
күзәтәбез, - дип билгеләде И.Метшин. - Әмма хәзерге вакытта барган сәяси
ситуация һәм илгә карата кертелгән санкция шартларында башканы көтеп тә булмый.
Шуңа да карамастан, без эшне дәвам итәбез, төп тармаклар үсешләрен дәвам
итәләр. Бу – күпчелек очракта зур предприятиеләребезнең хезмәте, алар “тотрыклы”
елларда ныклык запасы җыеп кала алганнар. Республика Президенты да
инвестицияләр, технологияләр җәлеп итү юнәлешендә эшләде, зур компанияләр
алдына югары планкалар куйды – бу зур әһәмияткә ия. Хәзер исә без әлеге эшнең
нәтиҗәсен күрәбез – Казан үсешен дәвам итә һәм яңа үсеш юллары таба”, - дип
билгеләде И.Метшин.
Хәзерге шартларда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше зур
әһәмияткә ия. Узган елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны артты –
алдагы елдагыга караганда аларның саны 200-гә күбәйде.
Шәһәр үсешенең әһәмиятле күрсәткечләренең берсе –
инвестицион климатның яхшыруы. Казан икътисадына узган елда 169,7 млрд. сум
акча җәлеп ителгән. Төп капиталга кергән инвестицияләр күләме буенча, башкарылган
төзелеш эшләре кебек үк, шәһәр Россиянең миллион халкы яшәгән шәһәрләре
арасында лидерлык позицияләрендә бара.
И.Шакиров шулай ук берәмләп сату сәүдәсе әйләнеше 446 млрд. сум
булганлыгын җиткерде, ә җәмәгать туклануы 18,8 млрд. сум булган. Әлеге
күрсәткечләр буенча Казан Россиянең миллион халкы яшәгән шәһәрләре арасында
икенче һәм өченче урынны ала.