(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). 17-нче мартта Болгариядә
“Eventex awards-2016”
дигән халыкара премиягә йомгак ясалды – Казанга “2015 ел нәтиҗәләре буенча иң
яхшы вакыйгалар” номинациясендә көмеш медаль бирелгән. Әлеге абруйлы премия Татарстан
башкаласына “Кремльне кочакла” дигән флешмоб өчен бирелгән. Чарада ике меңнән
артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары катнашкан. Бу турыда бүген шәһәр
Башкарма комитетында үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Туризм үсешенә булышлык
күрсәтү комитеты рәисе Михаил Зотов җиткерде.
М.Зотов сөйләгәнчә, “Eventex awards” премиясе 2011 елда
барлыкка килгән һәм ул дөнья буенча һөнәри еvent-осталык юнәлешендә бик зур
вакыйга булып тора. Казан Мэриясе ярдәме белән узган елның 8 августында үткән
“Кремльне кочакла” дигән флешмоб, лидерлар рәтенә чыгарга менә дигән мөмкинлек
биргән. “Флешмобта ике меңнән артык кеше катнашты, алар кулга-кул тотынышып,
төп истәлекле урын – Казан Кремлен кочаклап шәһәргә хөрмәт хисләре белдерделәр.
Флешмоб, составында бөтен дөнья буенча профессионаллар булган жюри тарафыннан
югары бәяләнде”, - дип билгеләп үтте М.Зотов.
Иң яхшы вакыйгалар рейтингында Татарстан башкаласыннан алда
– Болгария, ә өченче урында – Македония.
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин әлеге уңышның шәһәр халкының
хезмәте булуын билгеләп үтте һәм чарада катнашкан казанлыларга рәхмәт сүзләрен
җиткерде. “Бүләккә актив шәһәр халкы ярдәме белән ия булдык. Бик зур рәхмәт
аларга! Әлеге флэшмоб федераль массакүләм мәгълүмат чараларының, көнбатыш
журналистларының игътибарын җәлеп итте. Чараны үткәрүгә ярдәм иткән шәһәр халкы
һәм башкала кунакларына рәхмәт”, - диде И.Метшин.