(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казан Мэры шәһәрнең
Вахитов районында урнашкан 131-нче номерлы лицейның яңа спорт залын карап
кайтты. Шәһәр башлыгы биредә башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде, физик
тәрбия, робот техникасы, физика дәресләрендә булып чыкты, сәләтле балалар
рейтингын әйдәүче лицей укучылары белән аралашты.
Лицей директоры Әлфия Хәбибуллина шәһәр башлыгына биредә
2012-2013 елларда үткән капиталь төзекләндерү барышында фойе, паркет, түбә һәм
барлык сыйныфлар рәткә китерелүе турында сөйләде. Яңа спорт залы исә 2015 елда
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча төзелгән
һәм узган елның декабрь аенда кулланышка тапшырылган. Иске зал бинаның дүртенче
катында урнашкан һәм ул СанПиН таләпләренә туры килми икән.
Мәктәп физика-математика юнәлешендә белем бирсә дә, укучылар
инде берничә ел дәвамында район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган спорт
чараларында бик актив катнашып, бүләкләр яулыйлар. Физик тәрбия укытучысы Аида
Пожидаева бу елда лицей укучыларының кызлар арасында үткән волейбол ярышларында
һәм егетләр арасында үткән баскетбол ярышларында беренче урыннар яулауларын әйтеп
үтте. “Мәктәбебездә физиклар һәм математиклар белән бергә, спортчылар да
җитәрлек”, - диде укытучы. Лицей укучылары хезмәткә һәм оборонага әзерлек
нормативларын да биреп баралар икән. 11-нче сыйныфларда 4 укучы бөтенроссия
комплексының алтын билгесенә дәгъва кыла. “Яңа зал өчен сезгә бик зур рәхмәт.
Шартлар тагын да яхшырды”, - дип шәһәр башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде
А.Пожидаева.
Мэр килгән вакытта спорт залында 9-нчы сыйныф укучыларының
физик тәрбия дәресе бара иде. Шәһәр башлыгы укучылар белән аралашты. Балалар
фикеренчә, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тагын да кызыклырак һәм
уңайлыга әйләнгән. Илсур Метшин укучыларның киләчәккә планнары белән кызыксынды.
Аларның күбесе лицейны тәмамлаганнан соң Казанның югары уку йортларына укырга керергә
тели икән. Шәһәр башлыгы укучыларның укуда зур уңышларга ирешүләрен билгеләп
үтте. “Сезнең лицей укучылары Россия һәм халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән олимпиадаларда
югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу педагоглар төркеменең һәм сезнең тырыш хезмәт
нәтиҗәсе дигән сүз. Без сезнең өчен борчылабыз, уңышларыгызга шатланабыз. Сезнең
белән горурланабыз һәм сез сәламәт, акыллы булып үссен өчен көчтән килгәннең
барысын да эшлибез”, - дип лицей укучыларына мөрәҗәгать итте Мэр.
Шәһәр башлыгы робот техникасы, физика һәм химия сыйныфларын
карап чыкты. Ул шулай ук иске спорт залына да керде. Лицей җитәкчелеге әлеге
залны ике укыту кабинеты итеп үзгәртергә ниятли икән. Бер бүлмәдә робот техникасы
һәм физика дәресләре үтсә, икенчесен сәнгать бүлмәсе итеп үзгәртергә уйлыйлар.
Лицейның тарих музеенда мәктәп директоры шәһәр башлыгына
әлеге уку йортын тәмамлап чыккан күренекле шәхесләр, шул исәптән ТР эчке эшләр
министры Артем Хохорин, РФ халык артисты Ренат Ибраһимов, КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов
һәм башкалар турында сөйләде. Шәһәр башлыгы музейга Казанның “Рубин” уенчылары
имзалары куелган футбол тубын бүләк итте. Сүз уңаеннан, музейда лицейга “Рубин”
футбол клубы тарафыннан 1991 елда бүләк ителгән туп саклана.
Лицейны шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль
мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, шәһәр Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм Казанның Вахитов, Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов та карады.
Белешмә
131-нче номерлы лицей 1961 елда ачылган, биредә 700 укучы белем ала. Укучылар
лицейга бәйге нәтиҗәләре буенча кабул ителә. Традиция буенча уку йортын
тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре югары. Соңгы ике елда
лицей Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе исемлегенә керә.