(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин
бүген чираттагы тапкыр шәһәр халкын кабул итте. Татарстан башкаласы халкы шәһәр
башлыгына социаль өлкәгә, төзекләндерүгә, асфальт капламына кагылышлы сораулар
белән мөрәҗәгать итте.
Шәһәрнең Мәскәү районында яшәүче Валерий Балымов шәһәр
башлыгына Коләхмәтов урамында урнашкан 20-нче номерлы йорт янындагы ишегалды
территориясен төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул территориянең
фотосын да күрсәтте. Күрше йортларда асфальт капламын 2014 елда
төзекләндергәннәр. Ул яши торган йорт тирәсендә хәлләр бик начар икән. “Өч
яшьлек оныгым белән урамда йөрергә бик уңайсыз”, - диде әлеге йортта яшәүче. Мэр
ишегалдының бу елда юлларны капиталь төзекләндерү программасына кертелгәнлеген әйтеп
үтте. “Сезгә төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң килербез. Чагыштырып
карарбыз”, - диде Мэр.
Николай Евграфов шәһәр башлыгына Яңа Савин районында җиһазландырылган
чаңгы трассасын төзү турындагы тәкъдимне җиткерде. 61 яшьлек казанлы актив
рәвештә спорт белән шөгыльләнә, 4 тапкыр Мәскәү марафонында катнашкан, хәзерге
вакытта Казан марафонына әзерләнә икән. Н.Евграфов районда яшәүче башка
халыкның да әлеге трассаны көтүен әйтте. Һәм халык исеменнән язылган хатны
Мэрга тапшырды. Үтенеч хатына меңнән артык кеше имза куйган. Моннан тыш,
яшәүчеләр әлеге объектның якынча урнашу урынын да билгеләгәннәр. Шәһәр башлыгы
чаңгы трассасын төзү турындагы фикерне хуплады һәм әлеге хатны, мәсьәләне уңай
хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасының Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе
президенты Илшат Фәрдиевка тапшырасын әйтеп үтте.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Любовь Шаронова бистәдә базар
янында бакчада үскән азык-төлекне сату өчен махсус мәйданчык булдыру турындагы
үтенечен җиткерде. “Бакчачылар һәм пенсия яшендәгеләр исеменнән үзебезнең җир
өлешләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешне сату урынын оештыруыгызны үтенәбез”,
- дип шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итте Л.Шаронова. Казан Мэры Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу елда Казанда мондый сәүдә урыннарын
төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылачагын һәм әлеге ханым күрсәткән урынның
бу программага кертелгәнлеген әйтеп үтте. “Үзегезнең продукциягезне сату өчен
түбә астында заманча мәйданчык булдырылачак”, - дип ышандырды И.Метшин Любовь Шароновага.
Шәһәр башлыгы әлеге мәйданчыкның үз бакчасында продукциясе артык булганнар өчен
генә икәнлеген әйтте. Әлеге урында фермерлар һәм башка эшмәкәрләр сату итә
алмаячаклар. “Бу ел сезнең белән мәйданчык ачылу чарасында тагын бер очрашырбыз”,
- диде сүз ахырында Казан Мэры.
Шулай ук И.Метшин белән очрашу барышында шәһәр халкы башкаланы
төзекләндерү һәм социаль өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.