(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казанда футбол буенча
Россия Кубогы финалын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.
Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән чарада Татарстан башкаласын чарага
әзерләү мәсьәләләре һәм спорт бәйрәмен оештыру планнары турында Россия футбол
союзы, Россия футбол премьер-лигасы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары
вәкилләре фикер алышты.
И.Метшин Россия Кубогы финалын үткәрүнең Казан өчен зур
дәрәҗә булуын билгеләп үтте.
Чарага әзерлек ни дәрәҗәдә баруы турында Россия футбол союзының
профессиональ футбол департаменты җитәкчесе Сергей Куликов сөйләде. Ул Кубок
финалчыларының ярым финал матчлары үткәннән соң, ягъни 20-нче апрельдә билгеле
булачагын әйтеп үтте. Финалга чыгу өчен хәзерге вакытта Санкт-Петербургның “Зенит”,
Пермьнең “Амкар”, Краснодарның “Краснодар” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” командалары
дәгъва кыла икән.
Киңәшмә барышында катнашучылар җанатарларны матчка җәлеп итү
мәсьәләсенә дә тукталдылар. “Рубин” ФК президенты киңәшчесе Иван Мешков чарага
җанатарлар белән бергә гади туристларның да эләгү мөмкинлеге барлыгын билгеләп
үтте. “Россия Кубогы финалы – статуслы чара. Аңа моңа кадәр футбол карамаган
затлар да килә ала”, - диде И.Мешков.
“Безнең алда ике бурыч: шәһәр һәм ил халкы өчен футбол
бәйрәме оештыру һәм тәртип белән тәэмин итү”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Казан
Мэры чарада катнаша торган клубларның җанатарлары белән хезмәттәшлек итү –
шулай ук иң кирәкле гамәлләрнең берсе булуын әйтеп үтте. Шәһәр башлыгы уртак
тел табу һәм ниндидер күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен фанат оешмаларының
җитәкчеләре белән алдан очрашулар оештыру бурычын йөкләде.
Шулай ук очрашуда транспорт чараларын, шул исәптән
җанатарлар өчен каралган автобусларны парковкада калдыру, матч вакытында
реклама программасын һәм башкаларны оештыру мәсьәләләре турында фикер
алыштылар. Киңәшмә ахырында Казан Мэры Кубок финалы спорт бәйрәме кебек истә
калсын өчен барлык детальләрне дә исәпкә алу кирәклеген әйтеп үтте.
“Планлаштырганда, киләчәктә ул Россия футбол союзы, Европа һәм халыкара футбол
оешмалары вәкилләре хәтерендә Казан чараны искиткеч яхшы итеп оештырган шәһәр
буларак истә калырлык итеп эшләргә кирәк”, - диде И.Метшин.
Киңәшмәдә шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының
беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче
урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре
буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников, Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге
җитәкчесе Игорь Новиков, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” гендиректоры Азат
Кадыйров, Казанда “Россия 2018”
оештыру комитеты” җитәкчесе Михаил Леонов, “Рубин” футбол клубы генераль
директоры Илгиз Фәхриев һ.б. катнашты.
Исегезгә төшерәбез, футбол буенча Россия Кубогы финалы 2-нче
май көнне “Казан Арена” стадионында үтә. Әлеге карар Россия футбол союзының
Башкарма комитет бюросы утырышында кабул ителгән.