(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының “Яшь
профессионаллар” (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды.
Аны Россия элемтә һәм массакүләм мәгълүматлар министры
Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР
Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм
башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде. Чемпионат 7-нче апрель
көнне башланып китте һәм ул Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге
мәйданчыгында үтә.
Өч көн дәвам итәчәк чемпионатта 454 кеше, шул исәптән
Россиянең 17 субъектыннан 100-ләп вәкил катнаша. Чара кысаларында 10-17 яшьлек
мәктәп укучылары катнашында 15 компетенция буенча “JuniorSkills” ярышлары үтә.
Гомумән алганда, ярышларда 56 компетенция буенча көч сынашалар. Барлык һөнәрләр
дә төзелеш, сәнәгать, IT хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат
һәм дизайн дигән 6 эре блокка бүленгән. Бүген чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы
үтә.
ТР Хөкүмәте порталы хәбәр иткәнчә, кунаклар бәйгедә
катнашучыларның эшләре белән танышканнар, компетенция кысаларында әзерләнгән
әйберләрне бәяләгәннәр, экспертлар белән аралашканнар. Аерым алганда, алар
фотографияләр һәм чәчәк букетларын, татар милли ашлары һәм кондитер әйберләрен,
кием-салымны күздән кичергән. Төбәк чемпионатының шәрәфле кунакларына яшь
катнашучылар агач эшкәртү остасы, калайчы, ландшафт дизайнеры буларак, ветеринария,
ресторан сервисы һ.б. эшләрдә үз осталыкларын күрсәткәннәр. Экспертлар бәйгедә
катнашучы татарстанлыларның әзерлек дәрәҗәсе шактый югары булуын билгеләп
үткәннәр.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча, ярым финалда һәм “Яшь профессионаллар”
милли чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелмасы тупланачак. Идел буе федераль
округы чемпионатының ярым финалы 13-16 апрель көннәрендә 26 компетенция буенча Саранскта
(Мордовия) үтә. Финал Мәскәү өлкәсендә 23-27 май көннәрендә оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, “WorldSkills Competition” дөнья
беренчелеге ике елга бер тапкыр үтә. Алдагы чемпионат 2017 елда Берләшкән Гарәп
Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида үтәчәк. 2019 елда дөнья күләм ярыш Россиядә
үткәрелә. Чара өчен гомуми мәйданы 269 мең кв.м. булачак 45 мең халык
сыйдырышлы “Казань WorldSkills Арена” дигән махсус күргәзмә комплексын төзергә
әзерләнәләр.