“Рубин” Мәскәү “Динамо”сын 4:1 исәбе белән җиңде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанның “Рубин” футбол
клубы үз шәһәрендә Россия футбол премьер-лигасының 23-нче тур матчын үткәрде. “Казан
Арена”да Мәскәүнең “Динамо” командасы белән үткән уен хуҗалар файдасына 4:1
исәбе белән тәмамланды. Көчле уен барышын “Рубин” ФК президенты, Казан Мэры
Илсур Метшин күзәтте.
Татарстан башкаласы клубы уенны бик актив башлап җибәреп, инде
өченче минутта ук “Рубин”ның Төркия легионеры Гекдениз Карадениз көндәшләр
капкасына беренче тупны кертә. Кертелгән туп – төрек егетенең Казан клубында
ирешелгән 50-нче уңышы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, матч башланыр алдыннан Караденизга,
җанатарлар фикере буенча март аеның иң яхшы уенчысы буларак бүләк тапшырганнар.
Узган айда иң яхшы гол өчен команда һөҗүмчесе Марко Девич бүләкләнгән. Уенның 14-нче
минутында “Рубин” исәпне тагын бергә арттыра. Капитан Олег Кузьминнан алган
тупны көндәшләргә Максим Канунников кертә. Ләкин ике минуттан соң Ионов 11-метрдан
казанлыларга штраф өчен гол кертә. Казанлылар ныграк һөҗүмгә күчеп, Игорь
Портнягин тагын бер туп кертә. Беренче тайм 3:1 исәбе белән тәмамлана.
Уенның икенче яртысында “Рубин” һөҗүм итеп, көндәшләр капкасына
дүртенче тупны кертә. Әлеге гол – уенчыны алыштырырга чыккан Марко Девич исәбендә.
Бу җиңү казанлыларның динамочылар белән очрашуларында 16-нчы җиңүләре.
Көндәшләр Россия чемпионатларында һәм кубокларында барлыгы 32 уен уйнаганнар.
Татарстан башкаласы клубының алдагы уены 18-нче апрельгә билгеләнгән. Бу көнне
спортчылар Екатеринбургның җирле “Урал” командасы белән очрашачак, дип хәбәр
итә команданың матбугат хезмәте.