(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Бүген Казанда “Корстон”
КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән
утырышы үтте. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ
Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Татарстанның барлык муниципаль
берәмлекләреннән җыелган 700-дән артык эшкуар, Татарстандагы бизнес берләшмәләр
һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм
башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов
республика җитәкчеләренең эшкуарлар белән эш итүдә иң нәтиҗәле ысулларны даими
рәвештә эзләвен җиткерде. “Бүгенге көндә проектларга юнәлдерелгән алым
кулланыла. Составына эшкуарлар, хакимият органнары вәкилләре, депутатлар кергән
проект төркемнәре бар. Уртак эш барышында алар проблеманы билгелиләр һәм аны
хәл итү ысулларын тәкъдим итәләр. Минемчә, әлеге ысул иң нәтиҗәлесе”, - дип
белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Борис Титов Татарстан җитәкчелегенең төбәктә эшкуарлык
эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча бик күп эш башкаруын билгеләп үтте.
“Рөстәм Миңнеханов еш кына әлеге эштә
яңа механизмнарны, ысулларны куллану турында сөйли. Бүген без шуның нәтиҗәләрен
күрә алабыз: республикада сәнәгать актив рәвештә үсә, җитештерү күрсәткечләре арта.
Татарстан гадәттәгечә иң уңай эшлекле регионнар исәбенә керә”, - диде ул.
РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, бүген
Россиядәге бизнес мохиттә зур үзгәрешләр күзәтелә, алар тышкы шартларга бәйле:
чыгымнар, процент ставкалары арта, сатып алу ихтыяҗы кими.
“Хакимият һәм бизнес мөнәсәбәтләрен үзгәртергә, яңа
шартларга җайлашырга кирәк. Әлеге бурычларны бергәләп хәл итәрбез дип
өметләнәм”, - диде ул.
Аннан соң үз тәкъдимнәре белән проект төркемнәре вәкилләре
чыгыш ясады. Алар “Аккош күле янындагы территориядә рекреацион эшмәкәрлекне
оештыру өчен шартлар булдыру” темасы буенча фикер алыштылар. Казан шәһәренең
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов билгеләгәнчә, бүген паркның
гомуми мәйданы - 3 мең гектар, анда ел саен 300 мең кеше ял итә. Шул ук
вакытта, чыгыш ясаучы сүзләренчә, парк территориясенә, хокукый яктан киртәләр
булганга күрә, бизнеска юл ябык. Бу, үз чиратында, ял итүчеләр өчен уңай
шартлар булдыруга комачаулый.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләнең башка саклау зоналарына, аерым
алганда, яр буйларына да кагылганлыгын ассызыклап үтте. Ләкин әлеге очракта
хокукый каршылыкларны хәл итеп була, дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов проект
төркеменә әлеге мәсьәләне хәл итүгә экологларны һәм республикадагы закон чыгаручыларны
җәлеп итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Шулай ук Татарстан Президенты эшкуарларның мобиль һәм
стационар булмаган сәүдәне үстерү тәкъдимен дә хуплады. Әлеге өлкәне җайга салу
мәсьәләсе башка проект төркеменә тапшырылды.
“Бездә стационар сатуны оештыру авыр яисә бөтенләй мөмкин булмаган
урыннар бар: парклар, скверлар, тарихи территориаль объектлар. Шуңа күрә
бизнесның әлеге юнәлештә үсүенә мөнәсәбәтем уңай, - дип билгеләде ул. -
Халыкара тәҗрибәне өйрәнергә кирәк. Төп таләп – җиһазлар һәм продукциянең
тиешле сыйфатта булуы”.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, сәүдә фургоннары Казан, борынгы
Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге туристлары арасында популяр булачак. Татарстан
Президенты әлеге бизнес вәкилләренә ярдәм итү ысулларын “Лизинг-грант”
программасы аша карарга йөкләде.
Әңгәмәнең тагын бер темасы республикада каты коммуналь
калдыклар әйләнеше буенча бердәм региональ оператор эшчәнлеген җайга салу
мәсьәләсе булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге тема республикада актуаль,
ләкин бу өлкәдәге теләсә нинди үзгәреш халык өчен тарифлар үсүенә китерә ала. “Башта
бөтен полигоннарны рәткә китерергә кирәк. Икенчедән, калдыкларны аралау
мәйданчыкларын оештырырга кирәк. Шуннан калдыкларны прессларга һәм махсус территорияләрдә
күмәргә кирәк. Бу - иң гади һәм арзан ысул, - дип билгеләде Татарстан
Президенты. - Калдыкларны яндыру заводын төзү - авыр эш түгел. Ләкин бу
тарифлар үсүенә китерә, ә бу халыкны бер дә шатландырмый. Шуңа күрә әлегә гаддәтәге
юл белән барырга кирәк”.
Утырыш эшендә шулай ук Казанда кече һәм урта бизнеска булышлык
күрсәтү максатыннан муниципаль милекне файдалануда ташламалар каралган мәсьәлә турында
фикер алыштылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештә эшчәнлек
алып барган Казан җитәкчелеген югары бәяләде.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов проект төркемнәре эшләрен югары
бәяләде һәм һәр мәсьәләне хәл итүгә өч ай вакыт бирелгәнлеген әйтеп үтте. “Өч
ай дәвамында җавабы табылмаса, теманы алыштырырга кирәк, - диде ул. - Гомумән,
ешрак очрашырга һәм бизнес даирәдә иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга
кирәк. Бергә без тиешле җавапларны таба алачакбыз”.