Казанда “WorldSkills” дөнья чемпионатын үткәрү буенча үзара килешү турындагы Меморандумга имза куелды
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Бүген Казан Кремлендә 2019
елда Казанда үтәчәк “WorldSkills” дөнья чемпионатын үткәрү буенча үзара килешү
турындагы Меморандумга имза куелды
Чарада катнашу өчен Казанга эшлекле сәфәр кысаларында Россия
Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.
Меморандумга WSIның башкарма директоры Дэвид Хоуи, Казан
Мэры Илсур Метшин, WSIда Россия Федерациясеннән рәсми вәкил Наталья Золотарева һәм
“Ворлдскиллс Россия” (WSR) эшче кадрлар һәм һөнәри берләшмәләрне үстерү
агентлыгы” союзы генераль директоры Роберт Уразов имза куйды.
Меморандумга шулай ук Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм “WorldSkills International” президенты Саймон Бартли да
имза куйды.
Документка имза куелганнан соң Россия Федерациясе Хөкүмәте
Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов “WorldSkills International” Директорлар советы әгъзалары белән очраштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алга таба очрашуда катнашучылар
массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биргәннәр.