(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Бүген Казанда ТР Дәүләт
Советы бишенче чакырылыш депутатларының 16-нчы утырышы бара. Сессия эшендә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан
Мэры Илсур Метшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һ.б. рәсми затлар катнаша. Утырышка
гадәттә чакырыла торган вәкилләрдән тыш, бүген парламент дебатлары чемпионаты
финалына чыгучылар да килгән. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
алып бара.
Президиум парламентарий карамагына 36 мәсьәлә тәкъдим итте. Аларның
13-е – ТР закон проектлары, 18-е – РФ закон проектлары һәм закон
инициативалары. Татарстан закон проектларының 12-се I укылышта каралачак, 1-се –
II укылышта.
Алар арасында “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре
турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 183-5 нче
номерлы закон проекты, “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы Татарстан Республикасы
законына үзгәрешләр кертү хакында” 208-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан
Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында”гы Татарстан
Республикасы законының 5-нче һәм 9-нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында”
209-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасы норматив хокукый
актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан
Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында”гы
204-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль
юллары һәм юл эшчәнлеге турында”гы Татарстан Республикасы законының 28 нче
маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 205-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан
Республикасында гражданнарның эконом класслы торак сатып алуга хокукларын
гамәлгә ашыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында”гы Татарстан
Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 206-5 нче номерлы закон проекты
һ.б. мәсьәләләр бар.
Моннан тыш, сессия барышында 2015 елда ТР Президенты
каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле эшчәнлеге нәтиҗәләре
турындагы доклад һәм 2015 елда Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле
эшчәнлеге һәм Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү
турындагы доклад тыңлау күздә тотыла.
Сессия утырышының көн тәртибенә барлыгы 42 мәсьәлә чыгарылган.