(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март, Зилә Гайфи). Казанның
Идел буе районында урнашкан 127-нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт эшләре
төгәлләнде. Белем бирү йортында түбәгә ремонт ясалды, яңа ишек һәм тәрәзәләр
урнаштырылды, инженер коммуникацияләре тулысынча яңартылды. Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин башкарылган эшләрне бәяләп кайтты. Шәһәр җитәкчесе яңартылган уку
бүлмәләрен карады, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән аралашты.
Бина инде күптән капиталь ремонтка мохтаҗ иде – ул 1977 елда
төзелгән була. Илсур Метшин ТР Президенты ярдәмендә 2012 елдан бирле тормышка
ашырылып килә торган капремонт программасы аркасында күпләгән шәһәр мәктәпләре
биналарын яңартуга ирешелгәнлеген һәм мәгариф системасы өчен уңайлы шартлар
булдырылганлыгын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе сыйфатлы ремонт өчен
подрядчыларга, район башлыгына һәм эшләрне контрольдә тотканы өчен директорга
рәхмәт белдерде.
Мәүләтов ур., 15 адресы буенча урнашкан 127-нче номерлы гомуми
белем бирү мәктәбе шәһәрдәге иң олы һәм зур мәктәпләрнең берсе булып тора –
1320 укучыга исәпләнеп төзелгән мәктәптә бүгенге көндә 774 бала белем ала. Сентябрьдә
яңа укучыларны кабул итәргә мәктәп тулысынча әзер. Илсур Метшин башлангыч
сыйныф укучыларының кабинетларын, музыка кабинетын, актлар залын, ашханәне һәм
юыну-бәдрәф бүлмәләрен карады.
Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук
укытучылар шәһәр җитәкчесенә мәктәптә үткәрелгән капремонт өчен рәхмәт белдерделәр.
Илсур Метшин, үз чиратында, мәктәпкә уңышлар теләде.