(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Әлеге минутларда Казан Мэриясендә Казан Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара. Киңәшмәне ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәдә 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын һәм 2017 елда Конфедерация кубогын үткәрүгә әзерлек барышы турында фикер алышачаклар.