(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанның футбол буенча
Конфедерация Кубогын һәм Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеге югары дип бәяләнә һәм
әлеге күрсәткеч 70-80%-ны тәшкил итә. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшинга “Спорт һәм социаль программалар
дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров җиткерде.
А.Кадыйров Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты
кысаларында өч зур вакыйга – Конфедерация Кубогы-2017 өчен җирәбә салу чарасы, Конфедерация
Кубогы уеннары һәм Дөнья чемпионаты үтәчәген җиткерде. Гендиректор сүзләренчә,
Татарстан башкаласында спорт форумын үткәрүгә әзерлек эшләре дәвам итә.
Казанда матчларны үткәрү өчен төп уен мәйданчыгы итеп “Казан
Арена” стадионы сайланган. Исегезгә төшерәбез, Казанда Конфедерация кубогының 4
уены һәм Дөнья чемпионаты кысаларында 6 уен үтәчәк.
FIFA таләпләре буенча Чемпионатны үткәрү объектларында парковка
мәйданчыклары булырга тиеш. Әлеге максатлар өчен Гаврилов урамында муниципаль
милектә булган җир биләмәсе бүлеп бирелгән. Биредә 700 автомобиль һәм 145
автобус өчен өстәмә машина кую урыны төзеләчәк.
Күнегүләр өчен каралган мәйданчыкларны әзерләү эшләре бу
елда, командаларның базаларын реконструкцияләү исә киләсе елда башланачак.
Футбол стадионы белән бергә шәһәр территориясе дә чараларның
төп объекты булып торачак. Шунлыктан шәһәр волонтерлары эшчәнлеген оештырырга
кирәк, диде чыгыш ясаучы.
Чемпионат вакытында шәһәр волонтерлары командасына 1000
казанлы керәчәк, - дип хәбәр итте А.Кадыйров. “2016 елның ноябрендә җирәбә салу
чарасында 250 волонтер, 2017 елда исә “Шәһәр волонтерлары” программасында 500 кеше
катнашачак”, - диде чыгыш ясаучы. Волонтер булырга теләүчеләр Волонтерларны
әзерләү үзәгенә гариза бирә алалар. Аннан соң әңгәмә үтәргә, сайлап алу турында
катнашырга кирәк булачак. Алар өчен укулар да оештырылачак.
Волонтерлар мәсьәләсе буенча бик зур тәҗрибә барлыгын әйтеп
үтте Мэр. “Һәр чараны, шул исәптән иреклеләрне сайлап алуны да бәйрәм итеп
оештыра белергә кирәк”, - диде Казан башлыгы.
Җанатарлар фестивале яки фан-фест футбол буенча Дөнья
чемпионаты кысаларында мөһим һәм мәҗбүри чара булып тора. “Фан-фест – ул һәр
оештыручы шәһәрдә куркынычсыз, уңайлы һәм күңелле мохиттә чемпионат матчларын халык
белән бергә туры эфирдан карау”, - дип сөйләде А.Кадыйров. Татарстан
башкаласында фестивальне үткәрү мәйданчыгы инде рәсми рәвештә сайланган – әлеге
фестиваль “Казан” гаилә үзәге янында үтәчәк. “Фан-фестның максаты – ярышларны
киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү һәм Чемпионат матчларын карау өчен стадионнан кала
“иң яхшы урын” итү. Стадионга керү билеты булмаган җанатарлар өчен фестиваль
менә дигән мөмкинлек, биредә чын чемпионат үткән кебек булачак”, - дип билгеләп
үтте генераль директор.
Казан Мэры әлеге чараны куркынычсыз, уңайлы һәм матур итеп
оештырырга кирәклеген әйтеп үтте. “Барлык халык та стадионга сыеп бетмәячәк, ә
керергә теләүчеләр исә күп – бу турыда Универсиада, спортның су төрләре буенча
дөнья чемпионаты тәҗрибәләре аша беләбез”, - диде И.Метшин.
“Дөнья чемпионатын үткәрү – ул бик зур җаваплылык”, - дип
ассызыклады Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы зур халыкара ярышларны үткәрү буенча бай
тәҗрибә тупланган булуга карамастан, барлык эшне дә беренче тапкыр үтәгән кебек
башкарып чыгарга кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук Татарстан башкаласы Мэры
яңа форум нәтиҗәсендә Казан һәм республиканың дуслары һәм партнерлары артачагын
әйтеп үтте.
“Дөнья чемпионатын оештыра торган шәһәрләр арасында аерым
турнир үткәреләчәк, - диде И.Метшин моңа аерым басым ясап, - безнең бурыч –
Казан әлеге шәһәрләр арасында кунакчыллык, куркынычсызлык һәм җанатарлар белән
эшне оештыру буенча лидер булырга тиеш”.
“Дөнья чемпионаты һәм конфедерация кубогын үткәрү нәтиҗәләре
буенча бәя Универсиада һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүдән
ким булмаска тиеш”, - дип сүзен тәмамлады И.Метшин.