Казан Мэры социологик тикшеренү үткәрү бурычын йөкләде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март, Зилә Гайфи). Бер ай элек
шәһәрнең төп документы саналган 2030 елга кадәр каралган Үсеш стратегиясе
эшләнә башлавы турында хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча
нәрсәләр башкарылуы турында Казан Мэрына Башкарма комитет җитәкчесенең
икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде. “Якынча методологик эш
үткәрелде, “юл картасы” эшләнде һәм оештыру структурасы буенча тәкъдимнәр кабул
ителде. Башкарма комитет структуралары һәм иҗтимагый оешмалар тәкъдимнәре
нигезендә Иҗтимагый совет составы проекты булдырылды. Безнең алда торган төп
бурыч – шәһәр үсешендә ныклы инструмент була алырлык документ булдыру”, - диде Иван
Кузнецов.